Узган атна дәвамында Казанның ГХАТ бүлекләрендә 112 пар кавышкан. Иң яшь һәм олы яшьтәге кияүгә 19 һәм 72 яшь. Иң яшь кәләшкә 16, иң олысына 74 яшь.
Шул ук атна дәвамында — 5-11 май көннәрендә — шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 311 сабый (150 кыз һәм 161 малай) тууы теркәлгән. Иң җиңел бала — 1175, иң авыры — 4960 грамм. Иң яшь анага 15, иң олысына — 45 яшь.
Бу атнада ата-аналар балаларына иң күбе Тимур, Әмир, Карим, Кирилл, Елизавета, Дарья, Диана, София исемнәре кушкан. Иң сирәкләре исә Рияз, Дауд, Миранда, Мелисса, Ланита, Сумэйя, Риана, дип хәбәр итә Казан мэриясенең яңалыклар хезмәте.