Мамадыш мәдрәсәсе шәкертләре һәм укытучылары тарихи урыннар булып исәпләнгән Кирмәнчек шәһәрчегендә булып кайттылар.
Чарада шулай ук Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы Ринат әфәнде Хәйруллин да катнашты. Ул шәкертләрне һәм укытучыларны шушы урыннарның тарихы белән таныштырды.
Аның сөйләвенчә, археологик табылдыклар — керамика фрагментлары, хатын–кыз бизәнү әйберләре, ук очлары, орчык очлары, пычак калдыклары шәһәрчекнең монгол яуларына кадәр үк, ягъни X — XI гасырларда нигезләнүен күрсәтә. Монгол яулары тарафыннан 1236 елда җимерелгән шәһәр Алтын Урда чорында, ягъни XIV гасырда җирле халык тарафыннан яңадан аякка бастырыла.
Шәһәрчек урыныннан табылган табылдыкларга карап, халыкның шөгылен дә белеп була. Табылдыкларның иң зур күпчелеген керамика фрагментлары тәшкил итә. Чалгы, урак, тегермән ташлары калдыклары, орчык очлары табылу Кирмәнчек халкының игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүен дәлилли.
Кирмәнчек урыныннан 300 метр көньяк–көнбатышка таба, Кирмән елгасының уң як ярында, 7500 квадрат метр мәйданны биләгән, Кирмәнчек авыллыгы дип исемләнгән тагын бер болгар торулыгы бар. Шулай итеп, болгар чорыннан безгә Кирмәнчек шәһәрчеге истәлеге генә түгел, ә тулы бер комплекс калган.
Кирмәнчек чишмәләре турында да мавыктыргыч итеп сөйләп үтте Ринат әфәнде. Аның әйтүенчә, Кирмәнчек шәһәрлеге янәшәсендә чишмәләрнең ага башлавына да күп гасырлар үткән. Алар бик күп вакыйгаларның шаһите булганнар. Суның составында кеше сәламәтлеге өчен файдалы кушылмаларның булуы да кешеләрне бүген дә үзенә җәлеп итеп тора. Бүгенге көндә Урта Кирмәннең Изгеләр чишмәсе чын мәгънәсендә чишмәләр комплексы итеп үзгәртелде.
«Халык телендә «Алтын базы» дип исем алган мәгарә Кирмән төбәгендә иң серле урыннарның берседер», — дип сөйләде Ринат әфәнде. Әлеге «Алтын базы» белән Кирмәнчек арасы — 1 –1,5 чакрым. Риваятьләрдән күренгәнчә, серле мәгарәгә Кирмәнчектән алып чыгучы җир асты юлы булган. Кайбер риваятьләрдә сөйләнгәнчә, имеш, анда ханнар үзләренең барлык алтыннарын саклаганнар.
Гомумән, тарихи урыннарга ясалган сәяхәт уңышлы һәм файдалы булды. Чара азагында шәкертләр һәм укытучылар бергәләшеп файдалы ял иттеләр, табигать кочагында пылау белән сыйландылар, дип хәбәр итте «Татар-Ислам» хәбәрчесенә Мамадыш районы мәдрәсәсенең мәгълүмат хезмәткәре.
Зәйнәб Хәфизи