12 май көнне «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә үз эшен Тәмәкегә каршы фәнни форум башлап җибәрде. Аның кысаларында табиплар, республиканың Сәламәтлекне саклау министрлыгы, Казан хакимияте вәкилләре Татарстанда тәмәке тарту проблемасы, тартучылар санын киметү турында фикерләшәчәк.
Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Россиядә 15 яшьтән олырак булган 44 миллион кеше тәмәке тарта. Шунысы тагы да аяныч, тәмәкене илдәге хатын-кызларның 21,7% тарта. Республикада исә, белгечләр санавынча, әлеге начар һәм зыянлы гадәткә 40% татарстанлы ия.
Билгеле булганча, 2013 елда безнең республика җәйге Универсиаданы кабул итәргә әзерләнә. Әлеге чара алдыннан тәмәке тартучылар санын киметү аеруча актуаль мәсьәлә булып тора. Мондый зур спорт чарасы вакытында Казан сәламәт яшәү рәвеше кабул ителгән спорт җирлегенә әверелергә тиеш. Шуңа да, Татарстанда тәмәке тартучылар санын киметү өстендә шактый эшләнелә. Республиканың күп кенә медицина үзәкләрендә тәмәкедән баш тартуның төрле ысулларын тәкъдим итәләр. Шулай ук тәмәкене тартуны чикләү буенча да чаралар күрелә.
Казанда узучы Тәмәкегә каршы фәнни форум кысаларында 12-14 майда 9.00-19.00 сәгатьләрдә «Никотинга бәйлелек лабиринты» дигән интерактив күргәзмә эшлиячәк. Монда килүчеләр тәмәке тартуның зыяны, әлеге начар гадәттән котылу ысуллары турында тулы мәгълүмат ала алачак. Күргәзмәдә табиплар теләүчеләр өчен тәмәке тартудан арыну буенча файдалы һәм кирәкле киңәшләр дә бирәчәк, дип хәбәр итә Интертат.ру