«Мөслимә» оешмасына 15 ел тула. Оешма тарафыннан үздырылган эшләргә нәтиҗә ясау нияте белән 19 майда, сәгать 14.00 «Мәрҗәни» мәчетендә мәҗлес узачак.
«15 ел дәвамвнда безнең оешма Россиядә исламны үстерү буенча зур казанышларга ия булды. Шуларның иң зуры РФ мөслман хатын-кызларына паспорт фотосүрәтенә яулыктан төшергә рөхсәт ителү. Мин хатын-кызларга хиджабның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын җиткерергә теләдем. Шулай ук без Кол Шәриф мәчете янындагы «Раки» исемле шәрабханәсен юк итүне ирештек. Аллаһ йорты янында аның ише йортлар торырга тиеш түгел. Моннан башка балаларда әдәби-әхлакый сыйфатларны тәрбияләү максатыннан 14 ел буена Көръән уку буенча бәйгеләр үткәрелеп барды һәм бу традициягә әверелде», — дип сөйләде Россия ислам мирасы оешмасы вәкиле, Татарстан мөселман хатын-кызларының «Мөслимә» оешмасы җитәкчесе, «Мөслимә» газетасының баш мөхәррире Әлмира Лотфулла кызы Әдиатуллина.