11 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дубаи Перл» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Яклар Казанда дөнья стандартларына җавап бирүче халыкара күргәзмә-сәүдә үзәген проектлау һәм төзү кысаларында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре хакында фикер алышты.
Очрашу бу көннәрдә Дубайда узучы «Annual Investment Meeting 2011» (AIM-2011) инвестиция форумы мәйданчыгында үтте.
ТР Президенты аппаратының Тышкы элемтәләр департаменты директоры — ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов очрашу тәмамланганнан соң хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан Казанда халыкара күргәзмә-сәүдә үзәген төзү мөмкинлеген карый, мондый объектларны проектлау һәм торгызуда җитди тәҗрибәсе булган «Dubai Pearl» компаниясе Татарстан Республикасының партнеры булырга мөмкин.
«World trade Centre» (WTC) үзәге проектның нигезе итеп алынырга мөмкин — мондый үзәкләр дөньяның күп кенә илләрендә үзләрен яхшы яктан күрсәтте.
Казанда халыкара күргәзмә-сәүдә үзәгенең мәйданы 65 гектар тәшкил итәчәк. Үзәк «Казан» Халыкара аэропорты янында төзелер дип көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының яңалыклар хезмәте.