Казанда узачак хәләл товарлар күргәзмәсендә чит илләрдән китерелгән һәм үзебездә җитештерелгән йөздән артык төрдәге хәләл ризыклар, эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк. KAZANHALAL-2011 дип аталган күргәзмә-ярминкә башкалада 19-20 июньдә икенче тапкыр үткәрелә. Әлеге чара ислам бизнесы һәм финансы халыкара саммиты кысаларында оештырыла.
Быел күргәзмә-ярминкә узган елдагыга караганда колачлырак булыр дип көтелә. Ул хәләл индустриясен үстерү, төрле илләр арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук инвестицияләр җәлеп итү максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә intertat.ru IslamicFinance сайтына нигезләнеп.