Сугыш ветераннарына хөрмәт йөзеннән

Кичә Казандагы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, киң җәмәгатьчелек

БӘЙЛЕ
2011 Май 11
117,86 Kb

Кичә Казандагы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре өчен Бөек Җиңү уңаеннан, зур концерт-тамаша үткәрелде. Аны башкалабыздагы «Сөләйман» мәчете каршындагы «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды әһелләре оештырды.

Бу моңлы вә күңелле кичәне оста һәм йөрәккә ятышлы итеп алып барган Илдар Кыямов әйтмешли, без быел шушы чәчкәле, сандугачлы көннәрдә инде 66 нчы мәртәбә дөньякүләм әһәмияткә ия булган Бек Җиңүне билгеләп уздык. Ә театр бинасындагы бу онытылмас тамаша аның күркәм бер чагылышы булды диясе килә.

Әйе, СССР дигән ул заманның нинди куәтле дәүләте 26 миллионнан артык кешесен югалтты бу мәхшәрдә. Сугышта катнашкан әтием сөйләгәннәрдән дә яхшы беләм: аеруча 1941-1942 елларда бик авыр булган безнең солдатларга. Татарстаннан 700 меңнән артык инсан сугышка алынып, шуның яртысыннан күбрәге, ягъни 350 мең дә 600 кеше яу кырында ятып калган.

Менә театр бинасына хөрмәткә аеруча лаеклы затлар-сугышта катнашып, төрле батырлыклар күрсәткән кешеләр, тыл хезмәтчәннәре килә башлады. Араларында бөтен күкрәге орден-медальләр белән капланган запастагы полковник, Казандагы ЭЭМның «Хәтер» мәчете имамы, Россия Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы, күп китаплар авторы Харис хәзрәт Салихҗан пәйда булды. Яше 80нән артса да, бик актив инсаннарның берседер ул Харис хәзрәт. Хәзерге вакытта «Дин һәм фән» дигән китап язу өстендә эшли икән. Өлкәнәеп барса да, иҗади гамәл белән янып яшәүче мондый хәзрәтләребез күбрәк булса иде, дип уйладым. Бу көннәрдә Харис хәзрәтне төрле очрашуларга чакырып, сугыш истәлекләре белән уртаклашуын сорыйлар икән. Алдагы көндә генә Россия Ислам университетында студентлар, мөгаллимнәр белән булып узган күркәм очрашу аеруча хәтеренә сеңеп калган аның. Бер генә чарага да битараф түгел Харис хәзрәт. Театрда да сүз алып, авыр сугыш еллары турында берничә кәлимә әйтмәкче булган иде ул. Әмма программа бик тыгыз төзелгән иде.

Концерт башланганчы мин әле тагын бер сугыш ветераны-танкист Габделбарый абый Ахунов белән очрашып сөйләштем. 87 яшәндәге бу ихтирамга лаеклы зат таякка һәм, иң мөһиме -хәләл җефете Әминәгә таянып килгән. Хәтере иләге инде шактый тишелгән булса да, Габделбарый абый күңеленә мәңге уелып калган бер вакыйганы бәян итте. 1945 елның 8 маенда алар алгы сызыктан чыгар өчен югарыдан фәрман көткәннәр. Ә бу әмер һаман килми икән. Ниһаять, озак көткән әмер килгән. Аңа ике генә җөмлә язылган. «Отставить. Война кончилось» диелгән булган. Әлбәттә, шатлыкның иге-чиге булмаган бу мизгелләрдә. Шулай булмаганда, Габделбарый абый аны хәтерендә дә калдыра алмаган булыр иде!

Театрның фойесында аяклары-куллары йөрмәгән Миләүшә Шаһиеваның авызына пумала кабып эшләгән берсеннән-берсе матур рәсемнәренә һичкем битараф кала алмагандыр. Анда «Апрель» балалар йорты сабыйларының иҗат җимешләре дә куелган иде.

Менә сугыш ветераннарын Бөек Җиңү белән котлау өчен сүз Дәүләт Советы депутаты Фәрит хаҗи Мифтаховка бирелде. «Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Бөек Ватан сугышында җиңү- безне берләштергән бәйрәм ул. Халкыбыз күп корбаннар биргән бу сугышта. Сез бердәмлек үрнәкләрен күрсәттегез яу кырында. Һәрвакытта шулай елмаеп, бәхетле яшәгез!»-диде Фәрит Фәиз улы.

Казанның Киров һәм Мәскәү районы аппараты җитәкчесе Радик Шәфигуллин ветераннарны Җиңү көне белән тәбрик иткәннән соң, «Сөләйман» мәчете әһелләренә дә берничә җылы сүз әйтеп узды. «Сөләйман» мәчетенең безнең районда булуы белән без бик горурланабыз. Биредә бихисап күп эшләр башкарыла»,-дип билгеләп узды. Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Кече һәм урта бизнес ассоциациясе президенты Хәйдәр Хәлиуллин шулай ук ветераннарга үзенең рәхмәт хисләрен белдерде.

«Сөләйман»га буэштә «Аудэкс» фирмасы, «СДМ-Гидравлика» ТД, «Булгар-Стом», «Эверест-турбосервис», «Внедрение» ФҖБ, «Эксклюзив-Дент», «Казан Гидронииавиапром», «Татгазселькомплект», «УК «КЭР-Холдинг», «Тайфун» өстәл теннисы клубы, Түбән Новгородның «Медком-МП»ы, «Средне-Волжское экспертное бюро», «Вильдан» җәмгыятьләре вәкилләре булышты.

Үзенең дә күзе күрмәүче остаз Фәнис Мингәрәев исә залдагы халыкка «Сөләйман» мәчете каршындагы Тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге турында сөйләде. Биредә «Ярдәм» фонды 2007 елдан бирле эшләп килә. Шул кыска гына вакыт эчендә инвалидларга, күп балалы гаиләләргә, ятимнәргә, фәкыйрьләргә монда бихисап ярдәм ителде. Биредә Терләкләндерү үзәгеннән тыш, «Нур» дигән нәшричт, «Икрам» социаль ярдәм үзәге барлыкка килде.

Концертта чыгыш ясаучылар күп булды. Ветераннарның күңеленә бигрәк тә Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Равил Вәлиев, атказанган артист Илсаф, төрле халыкара конкурслар лауреатлары Илшат һәм Ренат Вәлиевләр, РИУ укытучысы Ильяс Халиков, Ринат Шөгаепов, «Раян» «Гөлҗамал», «Мәрҗән» «Казан» ансамбле, башкаларның башкаруындагы җыр һәм биюләр хуш килгәндер диясе килә.

Соңыннан Равил Харисов башкаруындагы «День Победы» җырын халык аягүрә басып, көчле алкышлар астында тыңлады. Кешеләр бу җырның соңгысы булуын аңладылар булса кирәк. Шулай да беркемнең дә биредән китәсе килмәде. Алар мондый күңелле тамашаның тагын булуын теләп, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе