13 майда Казанда «Кәрмәз» дигән хәйрия ярминкәсе ачыла. 13, 14 һәм 15 майда эшләячәк ярминкәдә кием-салым, бизәнү әйберләре һәм татар-төрек ризыкларын сатып алырга мөмкин. Чараны Казан шәһәрендә яшәүче төрекләрнең «Анадолу» милли-мәдәни мөхтәрияте оештыра. Ярминкә алдыннан без мөхтәрият рәисе Йосыф Саглам белән аралашып алдык.
- «Кәрмәз» ярминкәсен инде алтынчы тапкыр оештырабыз. Безнең Төркиядә хатын-кызлар гадәттә өйдә утыра. Ләкин тик утырмый: чигәләр, бәйлиләр, тегәләр. Эшләгән эшләре бушка китмәсен, җәмгыятькә дә файда булсын диеп, берничә ай дәвамында җыелган әлеге әйберләрне сатуга чыгаралар. Ә сатудан кергән акча хәйрия максатларында тотыла.
- Мәсәлән?
- Әйтик, мәхәлләдә берәр кешенең йорты янган, ди. Сатудан кергән акча шул кешегә бирелә. Яисә берәр балага операция ясарга кирәк. Кыскасы, тормыш акчаның кая китәчәген үзе хәл итә.
- Казанда да «Кәрмәз» ярминкәләре матур традициягә әйләнде...
- Әйе, быел «Кәрмәз» алтынчы тапкыр уза. Шуны әйтәсем килә: Татарстан башкаласында оештырыла торган хәйрия күргәзмәләрендә төрек хатын-кызлары гына түгел, татарлар да, руслар да, башка милләт вәкилләре бик яратып катнаша. Ярминкәдә сатылачак әйберләрне инде ноябрьдән үк әзерли башлыйлар: чиккән сөлгеләр, ятаклар өчен җәймәләр, кофталар, шарфлар, бияләйләр, муенсалар, беләзекләр... Бөтенесе вакыт һәм тырышлык таләп итә.
- Ә Казан «Кәрмәз»еннән кергән акча нинди максатларга тотыла?
- 2006 елда үткән ярминкәдән кергән акчаны балалар йортларына тапшырдык. 2007 елда катлаулы операция таләп ителгән сабыйларга ярдәм иттек. Соңрак матди ярдәмгә мохтаҗ укытучылар белән эшләдек. Узган елны ярминкәбез Бөек Җиңүнең 65-еллыгына багышланган иде: сугыш елларында укытучы булып эшләгән кешеләргә акчалата булыштык.
- Сер булмаса, күпме акча җыела?
- Өч көн эшли торган ярминкәдән гадәттә 300 меңләп сум акча керә. Биредә бит хикмәт акчада гына түгел. Әйе, хатын-кызлар күңел җылысын биреп эшли. Матур, сыйфатлы әйберләр килеп чыга. Халык сатып ала. Акча керә. Тик шул ягы да бар: гаиләдә милли традицияләр торгызыла. Әйтик, кыз-бала әнисенең сөлге чигеп утырганын күрә дә үзе дә кызыксынып китә.
- Сез санаган әйберләр күбрәк хатын-кызларны кызыксындыра. Ир-атлар «Кәрмәз»гә киләме соң?
- Нишләп килмәсен! Ярминкәдә төрек һәм татар халыкларының иң яраткан ризыклары да сатыла. «Кәрмәз»гә килүче ир-атлар, иң беренче чиратта, шулар янына юнәлә.
«Кәрмәз» ярминкәсенең ачылу тантанасы 13 май 11 сәгатьтә Хөсәен Ямашев проспекты, 36 йортта урнашкан «АРТ ЭКО» сәнгать галереясендә була, дип хәбәр итә matbugat.ru. Ярминкә 13, 14 һәм 15 май көннәрендә иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 5кә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!