Татарстан җитди икътисади потенциалга ия

Татарстан җитди икътисади потенциалга ия. Ләкин әлегә аның хакында дөньяда аз беләләр. Дубайда AIM-2011 форумы ачылышыннан соң, бүген ММЧ сорауларына җавабында ТР Президенты

БӘЙЛЕ
2011 Май 11

Татарстан җитди икътисади потенциалга ия. Ләкин әлегә аның хакында дөньяда аз беләләр. Дубайда AIM-2011 форумы ачылышыннан соң, бүген ММЧ сорауларына җавабында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Татарстан башлыгы сүзләренә караганда, төбәк танылсын өчен, барлык мөмкинлекләрне файдаланырга, туры элемтәләр урнаштырырга, аралашырга кирәк. Татарстанның AIM-2011 форумында катнашуын республика турында сөйләү, бу мәйданда потенциаль инвесторларны җәлеп итү өчен тәкъдим ителгән вариантларны файдалану өчен яхшы яхшы мөмкинлек, дип саный ул. Рөстәм Миңнеханов AIM-2011форумы оештырылу дәрәҗәсен уңай бәяләп, алга таба аның үсеп, инвесторлар, бизнесменнар, барлык илләрнең икътисади экспертлары очраша торган популяр урын булачагына ышаныч белдерде.

ТР Президенты сүзләренә караганда, Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре өчен икътисади хезмәттәшлек нигезе булып сәүдә багланышлары, Татарстанда җитештерелгән «КАМАЗ» йөк автомобильләрен, вертолетларны сату, машина, авиатөзелеш һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлек тора ала. Моннан тыш, Президент белдерүенчә, бүген гарәп дөньясы туклану продуктлары җитештерү белән кызыксына. Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә хезмәттәшлек мәйданы була алыр иде.

Татарстан икътисадына чит илләрдән инвестицияләр җәлеп итүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бу өлкәдә уңай тәҗрибә туплануга игътибар юнәлтте. Чит ил предприятиеләре урнашкан, инвестицияләре җәлеп ителгән «Алабуга» МИЗ дагы шартлар һәм мөмкинлекләр шуның ачык үрнәге. «Без һәр инвесторга игътибарлы мөнәсәбәттә. Бүген РФ законнар базасы инвестор салган финансларны яклый һәм чит илләрдән инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән», — дип искәртте ТР башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов Россиядә уңайлы инвестиция мохите урнашуны аерым ассызыклады. Аның белдерүенчә, бүген хакимият алдындагы бурычларның берсе — бизнес үсеше өчен шартлар тудыру, инвестицияләр килүгә юл ачу.

Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ММЧ вәкилләре белән аралашу вакытында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россиядә Ислам финансларын файдалану буенча норматив-хокукый базаны әзерләү мәсьәләсенә кагылышлы сорауга да җавап бирде. Ислам финанслары — Россия өчен дә, Ислам илләренең үзләре өчен дә зур резерв дип саный ул. «Безгә Россия икътисадына, аның төбәкләренә ничек итеп Ислам финансларын җәлеп итүне аңларга кирәк. Казанда оештырылучы Ислам бизнесы һәм финанслары саммиты һәм аның барышында урнаштырылган элемтәләр инвестицияләр өчен юллар ачык икәнен күрсәтә. Ил икътисадына ислам финансларын җәлеп итү мөмкин генә түгел, ә кирәк тә», дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең яңалыклар хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе