РИУ студентлары Харис хәзрәт Салихҗан белән очрашты

2011 елның 10 маенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Алтын урта» клубы Россия ислам университетында Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле

БӘЙЛЕ
2011 Май 11

2011 елның 10 маенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Алтын урта» клубы Россия ислам университетында Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы, «Хәтер» мәчете имамы Харис хәзрәт Салихҗан белән очрашу оештырды.

Харис хәзрәт үзенең яшьлеге турында сөйләде, сугыш вакытында күргәннәре белән уртаклашты.

– Аллаһы Тәгалә: «Заманны сүгә күрмәгез. Заман синеке — адәмнеке түгел, заман Минеке», — диде. Заманны сүгеп үзеңә ниндидер күләмдә аклану табарга омтылу — һәрвакытта да гөнаһ. Мин ничек инде динне белим, мине өйрәтмәделәр, дип әйтәләр. Заманны Аллаһка сылтарга ярамый, — дип башлады ул үз сүзен.

Сугышка кадәр дин тоту ничек булган? Х. Салихҗан туган авылы мисалында бу хакта бәйнә-бәйнә сөйләде. Нинди генә авыр шартлар булмасын, бер генә гыйбадәтне дә калдырмаска тырышуларын җиткерде. Совет хөкүмәте динне тыймады, динне пропагандалауны тыйды, дип белдерде ул.

«Бүгенге көндә илебездә 11 миллион алкоголик, 7 миллион наркоман бар. Россиядә һәр елны 6,5 миллион аборт ясала. Элек хатын-кызлар бала төшерүне белмиләр иде», — диде Х. Салихҗан.

Хәзрәт бик теләп студентларның сорауларына җавап бирде. Мисал өчен, аннан Бөек Ватан сугышында катнашуны җиһад дип атап буламы, дигән сорау бирделәр. Шулай ук аның эшчәнлеге, басылып чыккан китаплары белән кызыксынучылар да булды.

Сөйләнгәннәргә нәтиҗә ясап, Харис Салихҗан: «Әгәр дә дин кайсы да булса уку йортында (урта, югары, махсус) фәннән башка укытыла икән — бу гөнаһ, әгәр дә дин кире кагылып, бары тик фән генә укытылса, — бу җинаять», — дип белдерде. Шулай ук яшьләрне дин һәм фәнне яхшы белгән чын мөселманнар булырга, ватанны сакларга һәрвакыт әзер торырга чакырды, дип хәбәр итә ТҖ МДН.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе