9 майда башкалабызда Бөек Җиңү көненә багышланган төп чаралар Меңьеллык мәйданында уза. Биредә тантаналар сәгать 10 тулырга 20 минутта Җиңү парадында катнашучы шәхси состав тезелүдән һәм бәйрәмнең кереш өлеше булган Бөек Ватан сугышы елларына багышланган театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Бу бөек көнне сугыш һәм тыл ветераннары, хәрбиләр, гомумән, казанлылар белән бәйрәм итәргә бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин килгән иде.
1941-1945 еллардагы ул дәһшәтле көннәрнең ачысын, газапларын, совет халкының ул авыр елларда фронтларда һәм тылдагы тиңдәшсез батырлыгын чагылдырган театральләштерелгән тамаша бүгенге буыннарны аяз күк йөзенең кадерен белеп яшәргә, ил азатлыгы өчен үлгәннәрнең хәтере алдында баш ияргә чакырды.
Быел да Меңьеллык мәйданында Казан горнизоны хәрбиләре парады башланганчы, бирегә җыелучы һәркемгә Мәскәүдәге Кызыл мәйданадагы Җиңү парадын, ТР Президенты Дмитрий Медведевның Җиңү көне белән котлавын туры эфирда күзләргә мөмкинлек тудырылды. Илбашы белдерүенчә, Җиңү көне барыбызның да уртак бәйрәме булды һәм ул шулай булып калачак. РФ Президенты бу көнне халкыбызның батырлыгы һәм дан көне дип атады. «Бүгенге буынның бурычы Бөек Ватан сугышында яуланган Җиңү нәтиҗәсендә ирешелгән тынычлыкны саклау», — дип ассызыклады ул. РФ Президенты яңа буынның халыклар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек традицияләрен ныгытуга өлеш кертүен искәртеп узды. Илбашы Россиянең кораллы көчләре үсеше алга таба да ил җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булачагын ышандырып, дәүләтнең киләчәктә дә кораллы көчләрне яңарту, заманча техника белән җиһазландыру, лаеклы яшәвен тәэмин итү юнәлешендә эшләячәген ассызыклады.
Мәскәүдән трансляция соңында Татарстан ветераннарын һәм хәрбиләрен, республика халкын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм белән котлады.
«Бу Җиңү илебезгә дистәләгән миллион корбаннар, юкка чыгарылган шәһәрләр-авыллар бәрабәренә бирелде. Әмма халкыбыз барысына да түзеп, Җиңү яулады. Халкыбыз Ватанның азатлыгын саклап калуда бердәм булды. Бөек Җиңүне милләтенә, диненә, яшенә, һөнәренә карамастан, бөтен халык бергә яулады», — дип искәртеп узды Татарстан башлыгы.
Татарстан фронтка ил азатлыгы өчен көрәшкә 700 меңнән артык улын һәм кызын озата. Шуларның яртысына туган җирләренә әйләнеп кайту насыйп булмый. Бүген Меңьеллык мәйданында ил азатлыгы өчен башларын салган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 300 дән артык татарстанлы Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалеры исемнәренә лаек булды. Татарстан М.Җәлил, Г.Сафиуллин, Н. Столяров, Ф.Фәтхуллин, М. Девятаев, М. Сыртланова һ.б. бик күп каһарманнары белән горурлана. Президент ассызыклап узганча, ел саен Татарстан эзтабарлары хәбәрсез югалган солдатларның исемнәрен кайтару буенча зур көч куя. «Ватан» эзтабарлар отрядлары сугыш булган урыннарда 1994 елдан бирле экспедицияләр уздырып, 6700 солдатның сөякләрен тапкан, 833 сугышчының шәхесен ачыкларга ярдәм иткән. Бүгенге көндә республикада «Хәтер китабы»ның 27 томы дөнья күрде.
Сугыш чорында Татарстанда хезмәт фронты да тулы куәтенә эшли. Республика фронтны 600 төрдән артык хәрби продукция белән тәэмин иткән. Сугыш кырына бездән миллионлаган тонна азык-төлек, 94 мең тоннага якын дары озатылган. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанга дистәләрчә предприятие, Фәннәр академиясе бүлекчәләре күчерелә. Республикада ил өчен дәһшәтле ул авыр елларда 7 укчылар дивизиясе, танк бригадасы, зенит-артиллерия полкы оеша, 2 авиация дивизиясе, 86 авиация полкы әзерләнә.
«Бу- безнең Җиңү. Аның озаклык вакыты юк, ул яңадан бәяләүгә дә мохтаҗ түгел. Яңа сугышлар дәһшәте кабатланмасын өчен, без Бөек Ватан сугышы сабакларын хәтердә сакларга бурычлы», — дип белдерде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов ветераннарның каһарманлык үрнәгендә бүгенге яшьләрнең тәрбияләнүен, буыннар алмашының тәэмин ителешен аерым билгеләп үтте. «Бүгенге көндә безнең арада булган ветераннарыбызга рәхмәтебез һәм ихтирамыбыз чиксез, аларга лаеклы тормыш шартлары тудыру өчен барысын да эшләчәкбез. Бу безнең изге бурыч», — дип ассызыклады ТР башлыгы. Рөстәм Миңнеханов ветераннарга сәламәтлек, имин тормыш, ә барлык татарстанлыларның җиңүчеләр буынының хәрби һәм хезмәт данына лаеклы алмаш булуын теләде.
Президент котлавыннан соң, кояшлы зәңгәр күкне Россия, Татарстанның дәүләт әләмнәрен һәм Җиңү байрагын беркеткән вертолетлар иңләде. Соңрак Меңьеллык мәйданында татнаналарның кульминациясе -Казан горнизоны хәрбиләре парады башланды. Чарада 2000 артык кеше катнашты. Мәйдан буйлап Бөек Ватан сугышы фронтлары штандартлары күтәргән хәрбиләр, батырлыклары белән барлык сугышлар тарихына кергән диңгез гаскәрләре, танкистлар, Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары һәм офицерлары, ТР буенча ЭЭМ шәхси составы, РФ ЭЭМ Казан юридик институты курсантлары, ЭЭМ эчке гаскәрләренең полкы, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе хезмәткәрләре, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре, Казан дәүләт технология университеттының хәрби белем факультеты курсантлары, Казан дәүләт техник университетының җыелма ротасы, Казан дәүләт медицина университеты студентлары, Казан кадет мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, Кавказ һәм Әфган сугышлары ветераннары, Казан танк училищесы базасында оешкан почет каравылы ротасы, Казан горнизонының җыелма хәрби отряды узды. Соңыннан Казан горнизонының җыелма хәрби отряды башкаруында легендар«Җиңү көне» җыры яңгырады.
Парад соңында Меңьеллык мәйданында музыкаль-хореографик композиция тәкъдим ителде. Мәйданда бәйрәм чаралары кичкә кадәр дәвам итәчәк. Казандагы Җиңү бәйрәменең кульминациясе 500 дән артык залптан торган хәтер салюты булды, дип хәбәр итә ТҖ Президентының яңалыклар хезмәте.