Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 66 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөр&

Кадерле татарстанлылар! Республикабыз Дәүләт Советы, Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 66 еллыгы уңаеннан чын

БӘЙЛЕ
2011 Май 10

Кадерле татарстанлылар!

Республикабыз Дәүләт Советы, Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 66 еллыгы уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

1945 елның 9 мае күпмилләтле Ватаныбыз елъязмасына зур тантана һәм матәм көне, азатлыкны яклап калу һәм яңа тормышка аяк басу дәвере буларак кереп калды. Бу — даны тоныкланмас бәйрәм, ул фашизмны тар-мар иткән бөек илебезнең һәрбер гражданы өчен изге һәм аңлаешлы. Туган җир азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнарга, дошманнан үч алу өчен тылда армый-талмый дәһшәтле корал җитештергән фидакарьләргә булган чиксез рәхмәт хисләребез күңелләребездә кабат яңара.

Бөек Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Татарстаннан гына да дошманга каршы көрәшкә җиде йөз меңнән артык кеше китте, шуларның яртылашы диярлек туган нигезләренә кире әйләнеп кайтмады. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм башка бик күпләрнең исеме Бөек Җиңү сәхифәләрендә мәңгегә урын алды.

Татарстанның дистәләрчә сәнәгать предприятиесе фронтка хәрби техника, авыл хезмәтчәннәре миллионлаган тонна азык-төлек җитештереп озатты. Республикабыз госпитальләрендә йөз меңнәрчә яралылар һәм авырулар дәваланып яңадан сафка басты, эш урыннарына кайтты. Татарстан күпсанлы качакларны һәм блокададан котылучыларны тату гаиләбезгә сыендырды.

Рейхстаг өстенә кадалган кызыл байрак сугыш дәһшәтен кичергән буын өчен гаять кадерле бүләк булды. Без Ватан хөрлеген һәм намусын саклауда, дөньяны фашизм афәтеннән коткаруда бер йодрык булып тупланганга Җиңү яулый алдык. Ата-бабаларыбыз сынмаска-сыгылмаска, тез чүкмәскә, дошманны юк итәргә дигән уй-теләкләр белән генә янды, шул максатка ирешү өчен бөтенесен эшләде. Бүген дә без җиңүчеләр буыны батырларча яклап көрәшкән мәңгелек идеалларга тугры калырга ант итәбез.

«Беркем дә онытылмады, берни дә онытылмады!» — бу канатлы сүзләр безнең өчен элеккечә үк яшәү принцибы, әхлакый маяк булып тора. Фронтта һәм тылда тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар истәлеге һәйкәлләрдә, шәһәр һәм авыл урамнары исемнәрендә мәңгеләштерелә. Һәлак булган сугышчыларның исемнәрен данлыйбыз, исән ветераннарыбыз турында кайгыртабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, инвалидларын, шулай ук һәлак булганнарның гаиләләрен уңайлы торак белән тәэмин итү — республикабызда өстенлекле дәүләт бурычларының берсе.

Бөек Җиңүнең данлы традицияләрен саклап калу, аларны үстерә бару яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен гаять мөһим. Радикальлек һәм экстремистлык күренешләре төрле рәвешләрдә чагылыш тапкан шартларда мондый тәрбиянең актуальлеге тагын да арта.

Фашизмны җиңү — барча кешелек өчен дә онытылмас сабак. Җир шарының төрле почмакларында әледән-әле канлы бәрелешләр чыгып торган бу заманда, җиңүчеләр буыны саклап калган гомумкешелек кыйммәтләрен яклау — безнең изге бурычыбыз.

Күп хәсрәтләр кичергән җиребезгә тынычлык һәм азатлык алып килүчеләргә мәңгелек дан! Кадерле ветераннарыбызга исәнлек-саулык, иминлек, барлык татарстанлыларга — тынычлык һәм бәрәкәтле хезмәт шатлыгы телим!

Җиңү Бәйрәме котлы булсын!

Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н. Миңнеханов

ТҖП яңалыклар хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе