Совет халкы батырлыгына дан җырлаучы Җиңү бәйрәме көннәрендә дин әһелләре мәрхүмнәрне искә алып догалар укыйлар, ветераннар өчен махсус мәҗлесләр уздыралар. Бөек Ватан сугышында бабаларыбыз, әбиләребез зур каһарманлыклар күрсәтә. Шулай ук каты сугыш барган көннәрдә мөселман дин әһелләренең халыкны рухи яктан рухландыруы тарихка кереп калган.
Белгәнебезчә, Совет хөкүмәте урнашкач динне кысу, тыю, муллаларны, имамнарны бер-бер артлы юкка чыгару 20 еллар азагыннан башлана. Бу вакытны күзалларга саннар булыша.
1930 ел башында Татарстанда 26 мөхтәсиб эшли һәм аларның урынбасарлары 49 була. Муллалар — 2170, мөәзиннәр — 1770 һәм башка дин эшлеклеләре — 7337. Уртача бер мәчеткә 366 кеше туры килә. Шул ук ел уртасында инде меңләгән мәчетләр ябыла. Татарстан буенча барлыгы 300 дән артык дин эшлеклесе репрессия корбанына әйләнә.
Әмма куркыту, үтерүләр генә халык күңелен тулысынча денсез итә алмый. «1937 елда уздырылган сан алу материалларыннан күренгәнчә, халыкның өчтән ике өлеше дингә ышана», — дип күрсәтелә профессор, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдиновның «Минарет» журналында басылган фәнни язмасында.
Менә шушындый дини вәзгыять кайчан башка төсмер ала соң? Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Бөек Ватан сугышы башлангач мөселманнарга кагылышлы ил сәясәте башкачарак көйләнә. Моңар галимнәр билгеләп узганча, фашистларның Россиядәге халыкларның дини хисләрен файдаланырга омтылулары да бер этәргеч була, күрәсең.
1942 елның май аенда «Труд» газетасы мөфти Габдрахман Рәсүлинең мөселманнарга мөрәҗәгатен бастыра. Мөрәҗәгать төрле телләргә тәрҗемә ителеп, мөселманнар күп яши торган урыннарга таратыла. Анда Коръән сүрәләре китерелә, дин күзлегеннән чыгып илне дошманнардан саклау бурычы аңлатыла. Мөфти мөселманнарны, көчләрен кызганмыйча бөек Туган илне, барлык кешелекне һәм мөселманнар дөньясын фашистлардан саклау өчен көрәшергә чакыра. Шулай ук ул тылда калган ир-атларны, хатын-кызларны паникага бирелмәскә өнди. Анда «Кызыл Армия җиңүе өчен мәчетләрдә догалар укыгыз» дигән сүзләр дә бар.
Менә шулай итеп мөселманнар сугыш афәтен Аллаһтан ярдәм сорап, аңар ышанып, догалар укып күтәрә һәм туган ил өчен гомерләрен дә, бернинди көчләрен дә кызганмыйлар, дип хәбәр итә intertat.ru