«Алтын урта» клубы мөселманнары Советлар Союзы Герое белән очрашты

Узган атнада Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Алтын урта» клубы Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовта кунакта булды. Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Әхтәмов бүгенге

БӘЙЛЕ
2011 Май 10

Узган атнада Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Алтын урта» клубы Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовта кунакта булды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Әхтәмов бүгенге көндә Казанда яшәүче ике Советлар Союзы Героеның берсе.

Сугыш ветераны «Алтын урта» мөселман татар яшьләре җәмгыяте белән очрашуга бик шат булуын һәм аларның сафы артуга карата шатлануын белдерде. Ул мөселман яшьләренә үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Тыныч тормышта яшәүнең кадерен белергә чакырды. Җәмгыятебездә соңгы дистә елларда тамыр җәйгән негатив күренешләргә — эчкечелек, наркомания, тәмәке тарту һ.б. начар гадәтләрнең тамыр җәймәвенә менә шундый актив тормыш позициясендә булган яшьләр юл куймавына ышанам, диде ул. Сабир Әхтәм улы дингә хөрмәт белән каравын, сугыш туктап торган арада әнисе өйрәткән догаларны гел кабатлап торуын, «Фатиха», «Ихлас» сүрәләрен яттан белүен җиткерде.

Киләчәктә дә мондый яшьләр белән очрашуларның дәвамлы булуын теләде, үзенең дә күңеле картаймавын, яшь булып калуын әйтте. «Алтын урта» яшьләре дә мондый очрашу мөмкинлеге тууга бик шат булды.

Үз чиратында, «Алтын урта» клубы активистлары чын каһарманнар безнең үзебезнең арабызда икәнлекне җиткерделәр. Һәм Сабир абыйга телефон номерларын калдырып, даими хәбәрдә булып, йорт эшләрендә гел ярдәм итеп торырга әзер булуларын белдерде.

Сабир Әхтәмов — сугышның бөтен авырлыкларын күргән кеше. Ул фронтка 1944 елның июнендә эләгә. 1945 елның 24 мартында СССРның Югары Советы Президиумы Указы белән С. Әхтәмовка сугыш хәрәкәте биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта героизм, каһарманлык күрсәткәне өчен Ленин ордены белән Советлар Союзы Герое исеме һәм «Алтын Йолдыз» медале бирелә.

Көнчыгыш Пруссиянең Адловинен торак пунктында С. Әхтәмов бер йортның чормасыннан 2 куәтле «Пантера» танкын юк итә. Бу батырлыгы өчен аңа Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Сабир Әхтәмов — 1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган тарихи парадта катнашкан шәхес, дип хәбәр итә ТҖ МДН яңалыклар хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе