Кичә Чечен Республикасының Мөселманнар Диния Нәзарәтендә «Яшь Коръән укучылары» исемле республика бәйгесенең сайлау туры старт алды. Бу эшне Рухи-әхлакый тәрбия бирү үзәге һәм Чечен мөфтияте башлап җибәрде.
Бу чара чечен халкының рухи-әхлакый кыйммәтләрен арттыру һәм Чечен Җәмгыятенең беренче президенты Әхмәт-Хаҗи Әбделхәмид улы Кадыровны искә алу нияте белән эшләнелде. Шулай ук Рамзан Кадыров билгеләгәнчә чара үсеп килүче яшь буынның рухи-әхлакый тәрбиясенә юнәлдерелгән.
Бәйгедә республиканың мәктәп һәм мәдрәсә укучылары катнаша. Чара бүген 6 майда тәмамланачак дип көтелә.