Апрель ахыры — май башында Госман төрекләренең борынгы башкаласы Бурса шәһәрендә төрки-мөселман шәһәрләренең тарихы һәм мәдәниятына багышланган Халыкара фәнни конференция узды. Форумда танылган тарихчы-археолог, Көнчыгышны өйрәнү белгече, Россия табигать фәннәре академиясенең Идел-Урал үзәге «Археология һәм Антропология» бүлеге җитәкчесе, Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты профессоры Альберт Борһанов та катнашты. Альберт әфәнде Төркиягә кылган сәяхәте турындагы хис-кичерешләрен Интертат белән уртаклашты.
ТЮРКСОЙ Халыкара оешмасы, Бурса шәһәренең өлкә һәм шәһәр хакимияте, Төрки дөньяның язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре берлеге, Төркиянең Инженерлар һәм архитекторлар берлеге чакыруы буенча, ТР премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин кушуы буенча, мин 27 апрельдән 2 майга кадәр Төркия Республикасында булдым. Анда мин Татарстан вәкиле буларак, Госман дәүләтенең беренче башкаласы Бурса шәһәрендә узган «Төрки-ислам шәһәрләренең тарихы һәм мәдәнияты: Кашгардан Андалузиягә кадәр» дип исемләнгән Халыкара фәнни симпозиумда катнаштым.
Татарстан Республикасыннан шулай ук Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары А.Гашигуллин, Казанның Архитектура һәм шәһәр төзү идарәсе башлыгы урынбасары Г.Хәсәнов катнашты. Пленар утырышта чыгыш ясаганда, мин Татарстан җитәкчелеге, татар халкы, фән һәм мәдәният эшлеклеләре исеменнән сәламләү сүзләре юллап, симпозиумда катнашучыларга уңышлар теләдем һәм истәлекле бүләкләр, китаплар, шул исәптән «Татарлар тарихы»ның 3нче томын тараттым.
Чыгышым Госман дәүләтенең, аның шәһәрләренең тарихын һәм мәдәниятын Татарстанның югары уку йортларында өйрәнү һәм укыту мәсьәләләренә багышланды. Әлеге докладым өчен миңа оештыру комитеты махсус диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Конференция барышында Төркия, Казахстан, Төркмәнстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Башкортстан, Алтай Республика вәкилләре белән очрашулар узды, эшлекле эләмтәләр ныгытылды. Симпозиумда барлыгы 28 делегация катнашты. Алар төрки-ислам дөньясы дәүләт-республикаларыннан һәм хәтта Япониядән килгән иде.
Әлеге симпозиумның беренчесе 2009 елда Әнкара шәһәрендә, икенчесе 2010 елда Астанада узды һәм менә өченчесе 2011 елда Бурса шәһәрендә үткәрелде. Оештыручыларның берсе, Төркиянең Инженерлар һәм архитекторлар берлеге җитәкчесе Ильяс Демерчи әйтүенчә, әлеге симпозиумны 15 октябрьдә Казанда оештыру турында карар кабул ителгән. Моннан тыш, Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә, Үзәк һәм Урта Азиядә, Төркиядә урта гасырның төрки һәйкәлләрен өйрәнү буенча төрки-татар тарихи-археологик һәм эпиграфик экспедицияләр оештыру планлаштырыла.
Конференциядә катнашучыларны Бурса өлкәсе һәм шәһәре губернаторы, танылган төрек шагыйре Шәхәбетдин Харпут кабул итте. Шулай ук ТЮРКСОЙ оешмасы җитәкчеләре, Бурса өлкәсе һәм шәһәре хакимияте башлыгы, Төрки дөньяның язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре берлеге, Төркиянең Инженерлар һәм архитекторлар берлеге вәкилләре белән очрашулар узды.
Мәдәни-күңел ачу программасы кысаларында конференциядә катнашучылар Бурсаның тарихи-мәдәни урыннарына барды, архитектура һәйкәлләрен карады, солтан Госман Газинең һәм XV-XVII гасыр Госман дәүләтенең башка солтаннары мавзолейларын күрде. Татарстан һәм Башкортстан делегацияләре үзләренең якташлары белән дә очрашты, дип хәбәр итә «Интертат.ру».