Билгеле бер түләүгә дини йолалар үткәрүчеләрне Буа районында «шабашниклар» дип атап йөртәләр икән. Аларның хәтта башлангыч дини белемнәре дә юк. Үлем-китем, бала туу, исем кушу, никах уку кебек һәркем өчен җитди әһәмияткә ия вакытларда мондый үзешчән динчеләргә ышанырга ярыймы?
«Бу дини «шабашниклар»ның мәчетләргә бернинди мөнәсәбәте юк. Нигездә алар үзешчәннәр, Коръәнне билгеле бер тәртип саклап тормый кириллицада укыйлар. Пакьланмый дини йолалар башкаралар, — диелә Буа районы имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Шәмсетдиновның islamrt.ru сайтында урын алган язмасында. — Татарстан Диния нәзарәтенә һәм мәчетләргә карата мөнәсәбәтләре тискәре. Гомуми кагыйдәләргә буйсынырга теләмиләр, мәҗлесләрдә мөселманнарны үзара яхшы мөгамәләдә булырга чакыру урынына, дини хакимияткә ышанычсызлык тудырып, пычрак аталар, уйлап чыгарылган әйберләр сөйлиләр, коткы тараталар».
Имам-хатыйб уйлавынча, дингә аркаланып йөрү күптәннән барлыкка килгән проблема. Аны хәл итү бик мөһим, чөнки ул традицион исламны тармаклануга китерә.
Ул язмасында «шабашниклар»га карата кылынган гамәлләрне дә санап үтә. Мәхәллә кешеләре өендә дини йолаларны башкарганда киткән хаталарын төзәтү ниятеннән мәчеттәге төрле эшләргә җәлеп итеп караганнар. Кызыксындыру һәм күз угында тоту максатыннан дәресләр уздырып таныклыклар биргәннәр. Мәрхүмнәрне дин кушканча соңгы юлга озату, Коръәнне дөрес итеп уку кебек вазифаларны башкаруга чыннан да таләпләр зурдан. Әмма бернинди нәтиҗәләргә ирешмиләр диярлек. «Алар шул ук рәвешле дәвам иттеләр һәм тагын да тырышыбрак «такса»лар билгели башладылар. Аллаһ безгә Коръән ярдәме белән хәер сорашуны тыйды. Хатасыз 4 җөмләдән торган сурәне дә укый алмыйлар. Бу дини йолаларны Аллаһ ризалыгы өчен башкармауларын күрсәтмиме? Дини йола башкару акча табу һөнәренә әверелде. Исламнан бизнес ясыйлар», — дип борчыла хәзрәт. Һәм билгеле бер чаралар күрергә чакыра.
Татарстан Диния нәзарәте, мөхтәсибәт, мәчет — Устав нигезендә мәхәллә кешеләре өйләрендә дини чаралар уздыру йөкләнгән юридик оешмалар. Димәк, «шабашниклар» үз белдекләре белән генә йөрүчеләр. Имам — хатыйб үз вазифасына керешкәнче кимендә ике ел мәдрәсәдә укый. Аннары аны мәхәллә җыелышында сайлыйлар. Хәзер Диния нәзарәтенең яңа Уставы буенча ул аттестация узарга һәм таныклык алырга тиеш, дип хәбәр итә intertat.ru
«Өч кеше Ходайдан бирелә: җитәкче, имам, хатын һәм балалар. Шуңа күрә үз имамыңны күрмәмешкә салышу һәм җитәрлек белеме, Диния нәзарәте дини эшчәнлек алып бару өчен биргән рөхсәте булмаган кешене, хәтта танышың булса да чакыру — гонаһ», — дип саный Илдар хәзрәт Шәмсетдинов.