Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Фәннәр академиясе «Совет чорыннан соңгы дәвердә рухи һәм сәяси культурада традицияләр һәм новацияләр: этноконфессиональ бәйләнешләр өлкәсе» дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра.
13-14 октябрьдә Казанда узачак җыенга фикер алышуга бүгенге Россия җәмгыятендә этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне өйрәнүнең методология проблемалары; этно-конфессиональ бердәйлекне эзләү: күпмилләтле мохиттә тарихи аң һәм сәяси корректлыкның бәйләнеше; дини яңарыш феномены — милли-мәдәни үсеш факторы һәм бер-береңне аңлап һәм хөрмәт итеп яшәү; дәүләт һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне камилләштерү; конфессияләр арасындагы диалог — этноконфессиональ толерантлыкның нигезе кебек проблемалар чыгарыла, дип хәбәр итә «Татар-Информ» агентлыгы.