87 һәм 86 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераннары өй туйларын билгеләп үтте

Яшәү шартларын яхшырту буенча 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан сугыш ветераннарын тораклы итү максатыннан, Казанда «Шәһәрлеләргә торак» программасы буенча 4 торак йорт төзү

БӘЙЛЕ
2011 Май 05

Яшәү шартларын яхшырту буенча 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан сугыш ветераннарын тораклы итү максатыннан, Казанда «Шәһәрлеләргә торак» программасы буенча 4 торак йорт төзү хакында карар кабул ителгән иде. Аларның икесе Имәнлек урамында, тагын икесе Завойский һәм Бертуган Касыймовлар урамнарында урнашкан.

Быел 9 майга кадәр башкалада барлыгы 643 Бөек Ватан сугышы ветераны яңа фатирлар алачак. Шуларның 173 е торак шартларын яхшырту өчен социаль ипотека программасын сайлаган, 47 се  фатирларны икенчел торак базарыннан алган, 419 ветеран фатир сайлаганда «Шәһәрлеләргә торак» дигән шәһәр программасына өстенлек биргән, 4 кеше ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша тораклы булган. Югарыда атап үтелгән 643 ветеранның 578 е торак өчен бүленгән субсидияләр ярдәмендә фатирларны алуга ирешкән. 65 ветеран исә яңа торакларга бу атнада күчәчәк. Шуның 46 сы социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортларга күчсә, 19 ы «Шәһәрлеләргә торак» программасы буенча төзелгән фатирларга күчәчәк.

Тыл ветераны 87 яшьлек Шәфика апа Азизова һәм Бөек Ватан сугышы ветераны 86 яшьлек Михаил Матвеев гаиләләре шул 19 ветеран арасында. Алар өй туйларын кичә билгеләп үтте. Ветеран гаиләләренең бу шатлыгын уртаклашырга бирегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да катнашты.

Президент ветераннарга сәламәтлек, яңа фатирларының рәхәтен күреп бәхетле гомер кичерүләрен теләде. Республика башлыгы Шәфика апага телевизор, ә Михаил Сергеевич гаиләсенә суыткыч бүләк итте.

Завойский урамында сафка баскан 128 фатирга исәпләнгән әлеге торак йортта 125 ветеран гаиләсе белән килешүләр төзелгән. Биредә 98 фатир бер бүлмәле, 30 ы — ике бүлмәле. Бүгенге көндә бу йорттан фатир сайлаган ветераннарның барысы да ачкычлар алган, хәзергә шуларның 30 га якыны күчкән. Әлеге йорт төзелешенең генераль подрядчысы–«МДК» төзелеш компаниясе. Аның җитәкчесе Николай Морсин белдергәнчә, 16 катлы әлеге панель йортны төзү эшләре узган елның октябрендә башланып, быелның апрелендә тәмамланган. «Октябрьдә башланганга, төзелеш катлаулы климатик шартларда алып барылды. Шуңа карамастан, бүген төзелешнең, эчке бизәкләү эшләренең сыйфатына дәгъвалар юк», — дип ышандырды ул. Дөрес, кайбер вак мәсьәләләр буенча дәгъвалар алынган. 25 кешедән торган төркем шушы дәгъвалар нигезендә, кимчелекләрне бетерү эшен алып барган.

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белдергәнчә, сугыш ветераннарын тораклар белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле, 15 меңнән артык татарстанлы чиратка баскан. «Моннан ел ярым элек бу программа кабул ителгәндә, чиратта торучы ветераннар саны 1200 генә иде. Сугыш ветеранының тол хатыны статусы ул вакытта фатир белән тәэмин итүдә ташлама хокукы бирми иде. Шуңа гражданнар моннан файдаланмады. Хәзер программа реаль эшли башлагач, чиратка басучылар артты. Чиратта торучы 15 меңнән артык ветеранның 12 меңнән артыгы бүген субсидияләр белән тәэмин ителгән. Алар — 2010 елның ноябренә кадәр чиратка басучылар. Программа әлегә тукталмый, ай саен чиратка басучылар саны 100 гә артып бара», — дип ассызыклады министр.

Билгеле булганча, гамәлдәге законнар нигезендә, ветераннарга Федераль компенсация фондыннан торак алу өчен субсидияләр бүленә. Аның буенча исәп-хисап гомуми мәйдан 36 кв.м булган нормативтан чыгып билгеләнә. 1 кв метрның бәясе РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы тарафыннан билгеләнә. Бер ветеранга бүленә торган субсидиянең гомуми күләме бүген 943200 сум тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең яңалыклар бүлеге.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе