Дагстанда Россия Федерациясе буенча иң яхшы ислам белем алу системасы оештырылган

Дагстанда Россия Федерациясе буенча иң яхшы ислам белем алу системасы оештырылган, дип саный Теология һәм халыкара бәйләнеш институты ректоры Мәксүд Садыйков. «Бездә ислам югары уку йортлары, теология

БӘЙЛЕ
2011 Май 04

Дагстанда Россия Федерациясе буенча иң яхшы ислам белем алу системасы оештырылган, дип саный Теология һәм халыкара бәйләнеш институты ректоры Мәксүд Садыйков. «Бездә ислам югары уку йортлары, теология институтлары, мәдрәсә һәм хәфиз мәктәпләре бар. Фәннәр һәм ислам белемен алу университет үзәге карамагында уку материаллары, уку кулланмалары, эш программалары эшләнелә. Мондый әзерлек Россия буенча беркайда да юк. Тик монда гына туктарга ярамый, алга таба камилләшергә кирәк», — диде М.Садыйков 1 майда Махачкалада узган Дагыстан улемнары киңәшмәсе конференциясендә.

Дагыстан мөфтиенең беренче урынбасары Мәхди Мутаилов шулай ук дин белгечләрен тизлек белән әзерләү программасын да мактап китте. Аның сүзләре буенча Фәннәр һәм ислам белемен алу университет үзәге карамагында имам һәм укытучылар квалификациясен үстерү курслары да оештырылган. Узган ел бу курстларны тәмамлап 270 кеше аттестацияләнде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе