Бөгелмә шәһәрендә мөхтәсиб сайлаулары узды. 26 апрель көнне Бөгелмәдә имам-мөхтәсибне сайладылар. Илдус хәзрәт Фәизов бу урынга Хәйруллин Рөстәм Минхәйдәр улын тәкъдим итте. Мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Адыгамов ТР МДН Уставы буенча мөфти тәкъдиме белән таныштырып китте. Бу тәкъдимне район имам — мөхтәсибләре дә хуплады. Шулай итеп бер тавыш сайлау белән Хәйруллин Рөстәи Минхәйдәр улы алга таба да үзенең имам-мөхтәсиб эшчәнлеген дәвам итте.