«Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

«Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә Бәйге дөнья күләмендә татар телендә ясалган,

БӘЙЛЕ
2011 Май 04

«Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

Бәйге дөнья күләмендә татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.

Бәйгенең рәсми сайты адресы — konkurs.belem.ru.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:

- интернет челтәрендә җәүһәр дип саналырлык татар телендә ясалган кыйммәтле белем чыганакларын эзләп табу һәм аларны популярлаштыру;

- Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарлар өчен файдалы интернет-ресурсларны бер урынга туплау;

- фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге татар телле интернет-ресурсларның сыйфатын һәм рейтингын үстерүдә ярдәм күрсәтү;

- интернет челтәрендә фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге чыганакларны булдыру өстендә эшләүче белгечләрне таныту, аларның бергәлеген булдыру.

«Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү ел саен гыйнвар аенда башланып китә. Җиңүчеләр шул ук елның октябрь аенда (Укытучылар көне уңаеннан) игълан ителә. Шул рәвешле:

- гаризаларны кабул итү: гыйнвардан алып 15 нче сентябрьгә кадәр;

- Номинантларны сайлап алу: 15 нче сентябрьдән алып 1 нче октябрьгә кадәр;

- Җиңүчеләрне билгеләү: 1 нче октябрьдән алып 3 нче октябрьгә кадәр;

- Җиңүчеләрне хәбәр итү һәм бүләкләү: октябрь аеның беренче декадасында (Укытучылар көне уңаеннан) оештырыла.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- «Укытучы — җәүһәр» номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда үзе төп өлешне керткән интернет-ресурслар катнаша ала.

- «Укучы — җәүһәр» номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.

- «Башлангыч белем учреждениесе — җәүһәрләр чыганагы» номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган яисә интернет-проектны ясауда 50%ка кадәр шул яшьтәге баланың өлеше кергән интернет-ресурслар катнаша ала.

- «Урта белем учреждениесе — җәүһәрләр чыганагы» номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем бирүче мәктәп тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.

- «Югары уку йорты — җәүһәрләр чыганагы» номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.

- «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган төрле темаларга, фәнни эзләнүләргә багышланган интернет-ресурслар катнаша ала.

- «Белемле гаилә — нур чәчеп торган җәүһәр» номинациясе. Әлеге номинациядә гаиләләр ясаган, интернет-кулланучылар өчен мәгариф өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала, дип хәбәр итә belem.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе