Күптән түгел Төркия дәүләт телерадиокорылышы «ТРТ АВАЗ» телеканалында Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу мөнәсәбәте белән махсус тапшыру күрсәтелде. Төркия язучылар берлеге Ильяс Дәлиөмәроглу әзерләп, алып барган тапшыруга Мугла университеты Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасы галимәсе, милләттәшебез, шагыйрә Чулпан Зарипова-Четин кунак буларак катнашты. Ул Габдулла Тукайның авыр балачагы еллары, шигърият дөньясына ничек килеп керүе, әсәрләренең әһәмияте турында тәфсилле аңлатмалар бирде. Габдулла Тукайның татар әдәбиятында тоткан урыны, башка төрки шагыйрьләрнең иҗатына тәэсире хакында кызыклы мәгълүматлар китерде. Бер үк вакытта Г.Тукайның балалар әдәбиятына нигез салучы әдип икәнлеген ассызыклады.
«Тәрәзә» дип исемләнгән бу тапшыруда Төркия дәүләт Төрек дөньясы музыкасы ансамбле дә чыгыш ясады. Алар Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел», Бишек җыры« кебек җырларны башкардылар. Шулай ук татар халкының музыкаль җәүһәрләрен таныту максатлы »Күбәләгем« татар халык җырын да җырлап үттеләр.
Билгеле булганча, тапшыруның авторы Ильяс Дәлиөмәроглу быел Казанда оештырылган Габдулла Тукайны искә алу һәм шигырь бәйрәме чараларына да катнашты, дип хәбәр итә «Татар — Информ» мәгълүмат агентлыгы.