Мәскәүдә РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе карамагандагы Дәүләтнең мәдәни сәясәте буенча Совет утырышы узды. «Россия халыкларының рухи мәдәниятын саклау һәм үстерүдә милли-мәдәни мөхтәриятләрнең ролен күтәрү турында» дип аталган фикер алышуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Совет утырышы «Милли-мәдәни мөхтәриятләр турында» Федераль закон кабул ителүгә 15 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Анда катнашучылар Россия халыкларын бер-берсенә якынайту, илнең этномәдәни күптөрлелеген саклау һәм ныгытуга юнәлтелгән проектларны һәм программаларны тормышка ашыру, законнар үсеше белән бәйле проблемалар турында фикер алышты. Фикер алышуда Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр, милли-мәдәни мөхтәриятләр вәкилләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре катнашты.
Федерация Советы спикеры Сергей Миронов үз чыгышында милли сәясәт концепциясенең яңа редакциясен кабул итү һәм 2012 елны «Россия халыклары мәдәнияты елы» дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Аның сүзләренә караганда, шулай ук милли-мәдәни мөхтәриятләр турындагы законны тамырдан яңартырга һәм аларның тиешенчә финанслау мәсьәләсен карарга кирәк. Утырыш нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәтенә «РФ халыкларының этнографик мирас һәйкәлләре» төшенчәсен законнар белән билгеләү турындагы сорауны эшләп бетерергә тәкъдим ителде.
Утырыш тәмамлангач, Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар сорауларына җавап биреп, илдә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча алып барылган сәясәт кысаларында ватандашлар белән эшләүгә зур игътибар бирелергә тиешлеген билгеләп үтте. Билгеле булганча, Татарстан парламенты башлыгы ТР Президенты карамагындагы ватандашлар эшләре буенча Координацион советны җитәкли. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак җитәкчелегендә алып барылган дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләре буенча эшне активлаштыруның мөһимлеген белдерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.