Кытай тәмәке сату компанияләре Җир шарында иң зур сәүдә базары булып тора. Әмма Кытай үзе җәмәгатьчелек урыннарында тәмәке тартуны катгый тыя. Хәзер тәмәке белән паркларда, вокзалларда, аэропортларда, отель, бар, рестораннарда да күренергә ярамаячак.
Шулай ук тәмәке сату автоматларын да кую тыела, бу канунны бозган оешмаларга 4,5 мең доллардан артык штраф салыначак.
Кытай җитәкчелеге мондый каты чараны милләтнең сәламәтлеген саклар өчен оештырылганлыгын аңлатты.