2011 Май 03
«Һәр мөселман кешесе атта йөрергә, йөзергә һәм уктан ата белергә тиеш» (хәдис). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган уку планы буенча «Фәнис» (Татарстан) мәдрәсәсенең бассейнында ел саен физкультура дәресләре алып барыла. Курсларда мәдрәсә укучылары һәм җирле мөселманнар да катнаша ала. Хатын-кызлар-җомга көнне, егетләр атнакич килә ала. Хатын -кызлар өчен махсус йөзү костюмнары тегелде. Егетләрнең күнекмәләрен ныгыту нияте белән еш кына йөзү бәйгеләре оештырыла.