28-30 апрель көннәрендә Төркиянең Мәрмәр диңгезе яры буена урнашкан тарихи Бурса шәһәре төрки һәм ислам дөньясыннан килгән архитекторлар, әдәбиятчылар, шәһәр планлаштыручылар вә галимнәрне кунак итте. «Төрки һәм ислам дөньясы шәһәрләре» дип аталган бу симпозиумга 23 илдән килгән вәкилләр катнашты. Алар арасында Татарстаннан археолог, тарих фәннәре галиме Альберт Борханов һәм Казан шәһәре архитектура һәм шәһәр төзү идарәсе җитәкчесе урынбасары, архитектор Гомәр Хәсәнов бар иде.
Төркия инженерлар һәм архитекторлар берлеге тарафыннан, ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте оешмасы җитәкчелегендә, Бурса губернаторлыгы һәм шәһәр мэриясе булышлыгы белән оештырылган бу фәнни чараның Госманлы империясенең беренче башкаласында үткәрелүе аеруча әһәмияткә ия. Бурса шәһәре тарихи Ефәк юлы өстендә урнашуы белән сәүдә-икътисадый яктан дөньякүләм игътибар үзәгендә булса, тарихи биналары, кызыклы архитектура әсәрләре белән дә тарих, археология һәм архитектура фәннәрендә аерым урын тота. Моның тышында, Бурса каласы төрек әдәбиятында күп санлы шәһрәнгизләре белән аерылып тора. Аның беренчесе 1532 елда язылган. Иске төрек әдәбиятында, дөресрәге, диван әдәбиятында теге яки бу шәһәрнең гүзәл кешеләрен яисә матурлыкларын тасвир итү алымына «Шәһрәнгиз» диелгән. Әдәбиятның бу төр жанры халык тарафыннан бик яратылган, ул тагын да камилләшеп, киң таралыш алган, соңга таба билгеле шәһәрнең иҗтимагый-мәдәни, икътисадый-сәяси тормышын, халкын, шөгылен, нәфис сәнгатен, зыялыларын чагылдырган әсәрләрнең уртак исеме «Шәһрәнгиз» булып киткән. Шуңа күрә, симпозиумда төрки һәм ислам географиясендә — Азиядәге Кашгардан башлап, көнбатыштагы Андалусиягә чаклы сузылган туфракларда урын алган тарихи Сәмәрканд, Ташкент, Ашхабад, Бохара, Баку, Бакчасарай, Дәһли, Әрзурум, Урфа, Бәйрут, Каһирә, Косова кебек шәһәрләрнең шәһрәнгиз рәвешендә танытылуы планлаштырылган. Мондый симпозиумнарның 6 айга бер оештырылуы күз уңында тотыла. Максат — төрки һәм ислам географиясендә тарихи шәһәрләрнең үзенчәлекләрен таныту, архитектура әсәрләрен барлау, саклау, бөтендөнья кешелек мирасы исемлегендә лаеклы урын тотуларын булдыру.
«Төрки һәм ислам дөньясы шәһәрләре» симпозиумы Бурса шәһәрен танытучы фильм белән башланып китте. Төркия инженерлар һәм архитекторлар берлеге рәисе Ильяс Дәмирҗи, Бурса шәһәре мэры Рәҗәп Алтәпә, ТӨРКСОЙ оешмасы гомуммөдире Дүсән Касәинов, Бурса губернаторы Шаһабеттин Һарпут һәм Төркия Дәүләт министры Фарук Чәлик симпозиум кунакларын сәламләп, нотык белән чыктылар. Татарстан исеменнән археолог, тарих фәннәре галиме Альберт Борханов чыгыш ясады.
Чит илләрдән килгән галимнәрнең чыгышлары күбрәк Бурса шәһәренең тарихи үзенчәлеген, үз илләрендәге теге яки бу шәһәргә тәэсирен яктыртуга багышланган. Төрек галимнәре Бурса архитекторлары, шәһәрнең тарихи биналары, мәчетләрен, Госманлы империясе чорында шәһәр идарәчелеге турында сөйләделәр.
Роттердам Ислам университеты ректоры Әхмәт Акгүндүзнең доклады аеруча кызыклы мәгълүматлар белән баетылган. Ул: «Дөньяда хокук һәм политология фәннәрендә җирле идарә һәм шәһәр идарәчелеге белән бәйле беренче хокуки матдәләр 1671 елда Англиядә булдырылган, дип аңлатыла. Ләкин соңгы еллардагы гыйльми тикшеренүләр Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең беренче шәһәр хакимияте башлыгы булуын күрсәтә. Аның чорында шәһәр һәм җирле идарәләр белән идарә итү кагыйдәләре, кануннары төзелгән. 1507 елда Бурса шәһәре белән идарә итү кануны кабул ителгәнлеге билгеле. Әдернә, Истанбул шәһәрләре белән идарә итү кануннары булганлыгы да мәгълүм. Алар шәһәр идарәчелеген генә түгел, дөньяда беренче стандартлар канунын да, кеше һәм хайван хокукларын саклау канунын да үз эченә алган. Бу кануннарның төп нөсхәләре Топ-Капы сарае музеенда саклана», — дип, тыңлаучыларны шаккатырды.
Чараның ябылу тантанасы Бурса губернаторының ялкынлы нотыгы һәм Бурса шәһәренә багышланган шигыре белән тәмамланды.
Симпозиумның соңгы көнендә кунаклар өчен Бурса шәһәре буенча сәяхәт оештырылды.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Төрки-ислам дөньясы шәһәрләре» симпозиумының чираттагысы агымдагы елның ахырында Татарстан башкаласы Казанда үткәреләчәк. Ул «Казан шәһрәнгизе» дип аталачак.