Әл-Каидә җитәкчесе Осама бин Ладен үлде

Дүшәмбегә каршы төндә АКШ Президенты Барак Обама Әл-Каидә җитәкчесе Осама бин Ладенның үтерелүе турында игълан итте. Бу хәбәр дөньяда, берьяктан, хуплап каршы

БӘЙЛЕ
2011 Май 03

Дүшәмбегә каршы төндә АКШ Президенты Барак Обама Әл-Каидә җитәкчесе Осама бин Ладенның үтерелүе турында игълан итте. Бу хәбәр дөньяда, берьяктан, хуплап каршы алынса, икенче яктан, яңа борчулар да уятты.

Барак Обама үзенең бу чыгышын телевидение аша турыдан-туры эфирда ясады. Президентның чыгышын тапшыру өчен Америка каналлары үзләренең тапшыруларын туктатып торды.

«Бүген мин Америка халкына һәм бар дөньяга хәбәр итә алам: Кушма Штатлар Әл-Каидә җитәкчесе, меңләгән гөнаһсыз кешенең үлеме өчен җаваплы террорчы Осама бин Ладенның үтерелүенә китергән гамәл башкарды",-диде ул.

Обама сүзләренчә, 11 сентябрь һөҗүмнәре артында торган бин Ладен Пакистан башкаласы Исламабадтан 50 чакрым төньякка урнашкан Аботтабад каласында Америка хәрбиләренең махсус операциясе нәтиҗәсендә юк ителгән. 2001 елдагы ул һөҗүмнәрдә өч меңнән артык кеше һәлак булган иде.

«Осама бин Ладен заманында безнең кулдан бер ычкынып, Әфганстаннан Пакистанга чыгып качкан иде. Мин күзләү идарәсе мөдиренә аны тотарга фәрман бирдем», -диде Обама үзенең чыгышында.

«Берничә ел эзләүләрдән соң, узган елның августында бин Ладенның ихтимал сыену урыны турыда мәгълүмат алынды. Бу мәгълүматны җентекләп тикшерү башланды. Ниһаять, узган атнада без төгәлрәк мәгълүматлар алуга ирештек. Бу мәгълүмат хәрәкәт итү өчен җитәрлек дигән карарга килдем. Бүген минем фәрман нигезендә Америка хәрбиләренең кечкенә төркеме шул урында хәрби гамәл башкарды. Атышулар нәтиҗәсендә, бин Ладен юк ителде. Америка хәрбиләренә зыян килмәде», -диде АКШ Президенты.

Килгән хәбәрләргә караганда, бу хәрби операция барышында бин Ладен ягы каршылык күрсәткән. Атышулар вакытында аның улы да һәлак булган.

Бер АКШ боралагы бәреп төшерелгән, ләкин хәрбиләргә зыян килмәгән.

Америка мәгълүмат чаралары, исеме әйтелмәгән рәсмиләргә таянып, Осама бин Ладенның ислам тәртипләренә туры китерелеп, әмма табыну урыны калдырмас өчен, диңгезгә җирләнүе турында хәбәр итә.

Обама үзенең чыгышында бин Ладенның үтерелүен исламга каршы гамәл түгеллегенә аеруча басым ясады.

«Тагын бер ышандырып әйтергә тиешбез: Кушма Штатлар беркайчан да исламга каршы сугышмады һәм сугышмаячак. Осама бин Ладен ислам җитәкчесе түгел иде, ул мөселманнарны күпләп үтерүче иде. Әл-Каидә төрле илләрдә, шул исәптән, безнең илдә дә күп кенә мөселманны үтерде. Шуңа күрә аның китүен тынычлык һәм кешелек кыйммәтләренә ышанучы һәркем хупларга тиеш»,-диде Президент.

Бин Ладенны юк итү эшендә күрсәткән ярдәм өчен Обама Пакистан хакимиятенә рәхмәтен белдерде.

Бин Ладенның үтерелүен дөньяның төрле илләрендә, нигездә, хуплап каршы алдылар. Төн булуга карамастан, Обаманың чыгышыннан соң, Ак Йорт янына Америка байраклары күтәргән халык җыелып, "АКШ!" дигән шигарьләр кычкырды.

Төркия Президенты Абдулла Гүл, бин Ладенның үлеме дөньядагы башка террорчыларга да сабак булырга тиеш, дип белдерде.

Россиянең рәсми затлары Осаманың үтерелүен террорга каршы көрәштә зур уңыш, дип атады.

Әмма Франция Президенты Николя Саркози фикеренчә, бин Ладденның үтерелүе террорчылыкның бетүен аңлатмый.

Британия премьеры Дэвид Камерон сүзләренчә, көч кулланулар алдагы атналарда, киресенчә, артырга мөмкин.

Талибан хәрәкәте Пакистан рәсмиләреннән һәм америкалылардан үч алачагын инде әйтеп тә куйды.

Кушма Штатларның дәүләт департаменты, бин Ладенның үтерелүе турындагы хәбәрдән соң, америкалы ватандашларына янаулар арту ихтималы белән кисәтте һәм аларны уяу булырга чакырды, дип хәбәр итә azatliq.org


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе