29 апрелендә ТҖ МДН рәисе Төркиянең Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты. Очрашу барышында мөфти белән консул ТҖ МДН һәм консульлык арасында дини белем юнәлешендәге булган хезмәттәшлек турында фикер алышты. Илдус хәзрәт татар һәм төрек халыкларның мәдәнияте һәм рухи тормыш охшашлыгы турында, социаль-икътисади һәм мәгърифәт юнәлешендәге барган нәтиҗәле хезмәттәшлек турында әйтеп китте: «Бүгенге көндә безнең алдыбызда халык арасында рухи кыйммәтләрне үстерү һәм ата-бабаларыбыздан калган рухи гадәтләрне кире торгызу мәсьәләләре тора", — диде мөфти, дип хәбәр итә ТҖ МДН.