Тукае булган халык бәхетле

Һәр елны 26 апрель көнне без татар халкының горурлыгы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Тукайның вафатыннан бирле татар

БӘЙЛЕ
2011 Апр 29

Һәр елны 26 апрель көнне без татар халкының горурлыгы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Тукайның вафатыннан бирле татар җәмәгатьчелеге ел саен, аның иҗатына хөрмәт күрсәтеп, бу көнне зурлап үткәрә.

Алай гына да түгел, апрельдә, милләтнең бөек улына багышлап, төрле мәдәният, мәгариф учакларында көн саен диярлек дистәләгән чаралар үтә. Ә төп чара елның-елында 26сы көнне Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее каршында урнашкан Тукай һәйкәле янында гөрли. Быел да Тукай туган көндә көндезге сәгать 10да биредә бер төркем җәмәгать: Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, хакимият вәкилләре, мәктәп укучылары, укытучылар, «Моңсар» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, шигырь сөючеләр — милләтебез язмышына битараф булмаган татар зыялылары җыелды. Җәмәгатьчелек әдипкә багышланган әсәрләрне тыңлап хозурланды, мәктәп укучылары шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп илһамланды. Милләтебез аксакаллары шагыйрьнең тормыш юлына, иҗатына тукталдылар, үзләренең иҗат җимешләрен белән таныштырдылар. Шәһәр мэры И.Касыймов бөек шагыйрьнең милләтебез үсешенә керткән өлеше, аның бөеклеге турында сөйләп үткәннән соң ана телен, халкының мәдәниятен, тарихын ихтирам итүе, яратып өйрәнүе, шул өлкәдә ирешкән зур уңышлары өчен Карабаш 2 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Айгөл Сәгъдиевага Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды, киләчәктә дә уңышлар теләде. «Бөгелмә авазы» газетасы мөхәррире Руслан Җәләев исә газета битләрендә үткәрелә торган «Энҗе бөртеге» конкурсы җиңүчеләренә Мактау грамоталары һәм бәйгенең спонсоры — «Балкыш» җәмгыяте генераль директоры Хәмзә Мотыйгуллин әзерләгән истәлекле бүләкләрне тапшырды. Мәгариф идарәсе һәм мәдәният бүлеге, Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре оештырган бәйрәм бик күңелле үтте. Бу көнне бөек шагыйребезнең иҗади мирасының мөһимлегенә тагын да ныграк төшендек. Әйе, Тукай бакчасының бу көнне ничек җанлы балкуын үзе биредә булган кеше генә аңлый ала. Халык кына түгел, табигать тә бәйрәм итте бу көнне, бераз салкынчарак җил иссә дә, татар илендә зур бәйрәм тантанасын сизеп чыккан кояш нурлары татар җәмәгатьчелегенә талантлы яшь буын вәкилләренең иҗади осталыкларын тамаша кылып хозурланырга теләктәшлек итте. Ә бәйрәмебезнең төп хуҗасы Габдулла абый Тукаев үзен олылаучыларга зур рәхмәтләрен җиткерергә теләп, ихластан елмая кебек тоелды.

Телне саклау бөтен халыклар өчен дә көнүзәк мәсьәләләрдән санала. Шушы максатларны тормышка ашыруда биһисап зур роль уйнаган Г.Тукайның бөеклеген язып та, сөйләп тә бетереп булмый, ул — һәрберебезнең күңел түрендә, милләтне саклый, киләчәк буыннарга халыкның гореф–гадәтләрен, үзенчәлеген тапшыра. Хәер, Тукайның туган көне — үзен чын татар дип санаган, милләтен, телен яраткан һәр кеше өчен зур тантана ул, дип хәбәр итте Бөгелмә районының хәбәрчесе Л.Вилданова.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе