Казанның Иске Татар бистәсе турында

Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда булып узган Тукай укуларында Казанның Иске Татар бистәсе турында да сөйләшү булган иде. Биредә әйтелгәннәрдән

БӘЙЛЕ
2011 Апр 28

Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда булып узган Тукай укуларында Казанның Иске Татар бистәсе турында да сөйләшү булган иде. Биредә әйтелгәннәрдән күренгәнчә, Казан татарларының тарихи күренешен саклап калу көннән-көн авырая.

Үзенең барлыкка килү тарихы белән Казанның Иске Татар бистәсе XIV-XVI гасырларга карый. Тулысынча ул XIX гасырда гына оешып бетә.

Бистәнең барлыкка килүе турында исә төрле риваятьләр йөри. Аларның берсенә күрә, Казанны яулап алгач, Иван патша шәһәрнең исән калган татарларына: «Вот вам место» дип, Кабан артындагы сазлыклы җирләргә күрсәткән. Әмма мондый сүзләр дөрес түгел, ди тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галләмов.

Казан ханлыгы чорында ук, хәзерге Татарстан урамыннан башлап, аннан көнбатыштарак, Үзәк базар тирәләрендә Көрәеш бистәсе булуы мәгълүм, ди ул. Бу бистә рус кулъязмаларында «Слобода Кураешова» исеме белән Казанның 1565-1568 еллар халык санын теркәү кенәгәсендә искә алына.

Бистәдә халык оешу турында да төрле фикерләр йөри, бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен язма чыганаклар әлегә җитми, ди Рәшит Галләмов.

«Бер фикергә караганда, ул — 1552 елдагы яудан исән калган халык. Икенче фикергә күрә, аңа Казанны алудан булышкан Касыйм ягы татарлары нигез сала. 1552-1557 елда милли азатлык көрәшен бастыруга булышкан татарларга бүләк буларак бирелгән дигән фикер дә бар».

Бистәдә барлыгы 9 мәхәллә булган, аларның һәрберсенә мәчет, мәдрәсә, мулла йорты һәм мәчет белән мәдрәсәне тәэмин итеп торучы эшмәкәрләр һәм хәйриячеләр йортлары кергән.

Иске Татар бистәсе үзе бетеп барса да , анда торган нәсел әһелләре әле яши. Биредә алты буыны тормыш кичергән Нурания Биктимирова туып-үскән җирләреннән китмәс өчен Нариман урамындагы бик начар фатирга күчкән.

«Без — шушы Иске Татар бистәсеннән, ерак-ерак буын-нәселдән чыккан тамыр әһелләре. Без бар, без исән, без җыелышып, үзебезгә совет оештырдык. «Совет старожилов Старо-татарской слободы» дигән оешмабыз бар.

Үзем мин тудым-үстем Мостафа Кәшәй йортында. Аитовлар, Кашаевлар белән бергәләп яшәдек, хәзер инде шушы бистәдән китмәскә дип, аннан да искерәк Нариманов урамындагы бер фатирда бик начар хәлдә торам. Ә үзем, күңелем бик шат. Һәрвакыт бистәм, туган-җирем дип үтеп йөрим. Догасын кылып, барысын да искә алып».

Галиәсгар Камалның оныгы Диләрә Даутова да  бабасының йортын саклап калуда бик күп йөрдек, әмма әлегә нәтиҗә юк, ди.

«Галиәсгар Камал йорты, ул гади генә авыл йорты түгел бит. Без бик күп йөрдек инде, газеталарга да яздык, әмма нәрсә буласын конкрет әйткән кеше юк. Болай ул театрга бирелә, дип әйткәннәр иде, документларны да тапшырган идек инде. Әмма нәтиҗәсе әлегә юк. Ә йорт бит искерә», дип хәбәр итә azatliq.org


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе