2011 Апр 28
Татарстан китап нәшриятында Гамирҗан Дәүләтшинның «Борын-борын заманда...: Миф, дин, сәнгать» дигән китабы дөнья күрде. Ул 51 биттән тора. Тиражы нибары 2000 данә. Китапта беренче кешелек җәмгыяте чорындагы рухи тормыш: миф, дин, сәнгать бәян ителә. Татар халкының традицион культурасына караган күп кенә күренешләр ачыла. Ул гомуми белем бирү мәктәпләренең урта һәм югары сыйныф укучыларына тәкъдим ителә.
matbugat.ru хәбәр иткәнчә, китаптан шулай ук студентлар, укытучылар, гомумән, халкыбыз тарихы белән кызыксынган барлык укучылар да файдалана ала.