2011нче елның 27нче апрелендә Казанның Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбендә мөселманнар арасында шахмат ярышлары үтте. Ярышта барлыгы 9 команда (Чистай, Буа, Мамадыш, Норлат, Казан мөхтәсибәтләре, шулай ук «Исламны кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мөселман Мәдрәсәсе, РИУ, Казан ислам көллияте, Кабан буе мәчете) катнашты.
Әлеге бәйгене Коръән аятьләре белән Казан ислам көллиятенең 3 курс студенты Нотиев Данияр ачып җибәрде.
Беренче урын Буа мөхтәсибәте командасына бирелде. Икенче урынны РИУ шәкертләре яулады. Ә өченче урынга Казан ислам көллияте лаек дип табылды. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
ТР МДН хәбәр иткәнчә, мөселманнар арасында шахмат ярышлары әлеге спорт төрен популярлаштыру, үзара дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен үткәрелә. Мөселман өммәтенең иң көчле командалары исә киләчәктә Рәсәй беренчелегендә катнаша алачаклар.