25 апрель көнне Саба районының Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре Г.Тукайның тууына 125 елга багышланган «Язлар безгә Тукай белән килә» дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесе үткәрделәр. Барлык катнашучылар арасында «Чишмә» шигырь сөючеләр клуб берләшмәсенә йөрүчеләр өстенлек алдылар. Укучыларга һәм оештыручыларга аеруча Таңсылу Шаймиева, Гөлназ Шиһабетдинова укыган шигырьләр ошады. Чарада катнашкан һәрбер бала истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары алды, дип хәбәр итә Саба районының мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре.