«Туган халкың йөрәгенең ярасы син, Ил алдында ил күзенең карасы син»

26 апрель көнне Г. Тукайның тууына 125 ел уңаеннан Саба муниципаль районында «Туган халкың йөрәгенең ярасы син, Ил алдында ил күзенең карасы син » дип исемләнгән әдәби-музыкаль

БӘЙЛЕ
2011 Апр 27
26 апрель көнне Г. Тукайның тууына 125 ел уңаеннан Саба муниципаль районында «Туган халкың йөрәгенең ярасы син, Ил алдында ил күзенең карасы син » дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Мәдәният йортында « Тукай — әдәбиятыбыз йолдызы »дигән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмә ике бүлектән тора: «Тукайның сихерле дөньясы» һәм « Тукайның шигъри илендә». Зал бәйрәмчә бизәлде.Кичәдә Сатыш « Кояшкай » балалар бакчасы балалары,Сатыш урта мәктәбе укучылары катнашты.Балалар бик күп Тукай шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Кичә «Туган тел» җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.Иң актив катаншкан укучыларга, алып баручыларга мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә Саба муниципаль районының яңалыклар хезмәте.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе