2011 Апр 27
25 апрель көнне Саба муниципаль районында Эзмә мәдәният йорты һәм урта мәктәпнең татар теле укытучылары белән берлектә Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган «Илең белән мәңге бергә син мәңгелекнең олы юлында» исемле әдәби — музыкаль кичә үткәрелде. Кичә шагыйрьнең һәм укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләре, җыр — биюләр белән үрелеп барды. Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды, дип хәбәр итә Саба муниипаль районының яңалыклар хезмәте бүлеге.