Узган атнада Урыссу бистәсендә Татарстан һәм Башкортстан яшьләре арасында беренче мәртәбә ярышлар үткәрелде. Бәйгедә 15-20 яшьлек мәдрәсә укучылары һәм мәчетләрдә ял көнне үткәрелә торган курслар укучылары катнаша алды. Чарага Татарстан Республикасының Ютазы районы һәм Башкортстан Республикасының Туймазы районыннан яшьләр җыелды. Бәйгенең шигаре (лозунгы): «Спорт һәр кешедә бар».
Теннис бунча беренчелекне Тарастанның «Фәнис» мәдрәсәсе студентлары алды. Көрәштә Башкортстан мөселманнары җиңде. Бәйгене Ютазы мөхтәсибәте һәм «Фәнис» мәдрәсәсе оештырды. Чараның махсус кунагы итеп, көрәш буенча күп кенә бүләкләр алган Айрат Сабир улы Шәйхетдинов чакырылган иде.