26 апрельдә Татарстан Дәүләт Советында Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Польшаның Гданск шәһәрендә урнашкан Татар халкы мәдәнияты үзәге директоры Ежи Шахуневич һәм аның урынбасары Омар Асанович белән очрашты. Р.Вәлиев Татарстан парламенты исеменнән, аларга Татарстан Дәүләт Советы депутатларының, Польша Республикасында Речь Посполитая Татарына һәйкәл ачылу уңаеннан, Польша Республикасы Президенты Бронислав Комаровскийга, Сенат Маршалы Богдан Борусевичка, Сейм Маршалы Гжегож Юлиуш Схетынага һәм поляк халкына кабул иткән Мөрәҗәгатьне тапшырды.
Билгеле булганча, агымдагы елның 25 ноябрендә Польшаның Гданьск шәһәре үзәгендәге борынгы паркта Польша Республикасының Леон Крычинский исемендәге Татар мәдәнияты халык үзәге офисы янында татарларга һәйкәл куелды. Атка атланган хәрби киемдәге татар оланы рәвешендәге скульптура Польша-Литва дәүләтенең Грюнвальд бәрелешендә тарихи җиңүенә 600 ел тулу уңаеннан, полякларга сугышта өскә чыгарга ярдәм иткән татар сугышчылары батырлыгы хөрмәтенә, Польша дәүләте инициативасы белән барлыкка килде. Һәйкәл ачылу тантанасында Польша Республикасы Президенты Бронислав Комаровский да катнашты.
Кунаклар белән сөйләшү вакытында Разил Вәлиев бүгенге очрашуның бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтү көнендә узуын билгеләп үтеп, Татарстан делегациясенең Мәскәүдә шагыйрьгә һәйкәл ачылу тантанасында катнашуын хәбәр итте. Ул Гданьск шәһәрендә дә Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тәкъдиме белән чыкты. Әлеге тәкъдим Ежи Шахуневичта кызыксыну тудырды. Ул бу проектны тормышка ашыруда кулдан килгәннең барысын да эшләргә вәгъдә бирде. Р.Вәлиев исә әлеге фикерне тормышка ашыру өчен һәр яклап ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Ежи Шахуневич Гданьскидагы татарлар тормышы турында сөйләде. «Бары тик дин генә безгә гасырлар буена тамырларыбыз турында онытмаска ярдәм итте», — диде ул.
Очрашуда катнашучылар Польша җирендә тагын бер кат очрашып сөйләшергә, Татарстаннан кунаклар килү уңаеннан, Гданьскиның Татар халкы мәдәнияты үзәге ярдәмендә мәдәни чаралар оештыру турында килеште. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек бүлеге хәбәр итә (tatar.ru).