Бүген М. Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янындагы Тукай 

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итү тамашаларына Төркиядән, БДБ илләреннән, Мәскәүдән, башка төбәкләрдән бихисап

БӘЙЛЕ
2011 Апр 26

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итү тамашаларына Төркиядән, БДБ илләреннән, Мәскәүдән, башка төбәкләрдән бихисап кунаклар килгән иде. 2011 елны Татарстанда һәм Төркиядә Тукай елы дип игълан итү үзе үк мәшһүр шагыйребезгә олуг ихтирам күрсәтүнең бер чагылышыдыр.

Төркиядән һәм БДБ илләреннән Казанга килеп, чыгыш ясаган әдипләрнең, зыялы затларның сүзләреннән шул аңлашылды: Тукай әсәрләренең тугандаш халыклар әдәбиятына тәэсире шактый зур булган.

Тукай иҗаты турында сөйләгәндә беренче шул сыйфатлары күзгә ташлана: ачы хакыйкать, халыкчанлык, гражданлык.

Габдулла 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылы мулласы Мөхәммәтгариф гаиләсендә дөньяга килсә дә, бик иртә әтисез-әнисез ятим калганлыктан, тормышның ачысын-төчесен күп татый. Яшьтән үк салкын тидереп, 27 тулыр-тулмас фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Шулай да ул бәхетле зат: кыска гына гомерендә үлемсез әсәрләрен язып калдыра. Чөнки Тукайга халыкның барлык моң-зарлары мәгълүм иде, ул аларны бөтен йөрәге аша үткәреп, кәгазь битләренә төшереп калдыра алды.

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем,-дип язды ул үзенең бер шигырендә.

Шигьрият бәйрәме Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиеваның бөек шагыйребезнең һәйкәленә чәчәкләр салуы белән башланып китте. Аннары Габдулла Тукай исемендәге быелгы дәүләт бүләге лауреатларының исемнәре аталды. Мондый олуг бәхеткә шагыйрь Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), шагыйрә Лена Шакирҗанова (Лена Шагыйрьҗан), рәссамнәр Рөстәм һәм Мария Килдебәковлар, опера җырчысы Альбина Шаһиморатова лаек дип табылган иде. Форсаттан файдаланып, без дә, «Ислам info» ҖЧШ «Медиа төркеме» әһелләре дә, лауреатларны ихлас күңелдән бу зур казанышлары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Туган тел һәм Шигърият бәйрәменә дип килгән күп санлы халыкның күңеленә танылган шагыйрьләребез Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, Зиннур Мансуров, Газинур Морат һәм башкаларның ялкынланып чыгыш ясаулары хуш килгәндер. Шәхсән мин Сабантуйга охшаган бу бәйрәмдә үземнең шактый дусларымны, танышларымны очратып, күңелле генә гәп куерту бәхетенә ирештем.

Менә юлыма Тукай турындагы күп китаплар авторы, ЭЭМның «Хәтер» мәчете имамы Харис хәзрәт Салихҗан очрады. Ул: «Миңа хәзер 84 яшь. Тукайның иҗатына балачактан ук карашым бер: ул чын мәгънәсендә ислами зат. Ягъни, Тукай Коръәннең күп кенә аятьләрен шигъри ысул белән тәфсир кылды. Аның нинди генә шигырен укып карасак та, алар изге китаптагы аятьләргә аңлатмалар булып тора»,-диде Харис хәзрәт.

Бөек шагыйрьнең һәйкәле янындагы бәйрәм тамашалары «Туган тел»не җырлау һәм Салих Сәйдәшевнең «Тукай» маршы илә тәмам булды.

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе