Татарстанның башкаласында Казан Мөселман кинофестивале узачак

Казан Мөселман кинофестивалендә җиңү яулаган «Бибинур» киносы республика районнары буйлап күрсәтелә, тамашачы фильмның актерлары белән аралашып үзен кызыксындырган сорауларга җавап

БӘЙЛЕ
2011 Апр 26

Казан Мөселман кинофестивалендә җиңү яулаган «Бибинур» киносы республика районнары буйлап күрсәтелә, тамашачы фильмның актерлары белән аралашып үзен кызыксындырган сорауларга җавап ала. Чираттагы шундый күрешүләр Мамадыш районы мәдәният йортында, Алгай һәм Көмеш Күл авылларында узды. Бу очрашуларга төп героиня — Татарстанның халык артисткасы Фирдәвес Әхтәмова аеруча зур дулкынлану белән әзерләнде. Фильм төшерелгән өч ай дәвамында ул нәкъ менә шушы җирлектә яшәгән. Шуңа да Алгай, Көмеш Күл авылы халкы аңа аеруча да якын.

Мамадышлыларның исә «Бибинур» фильмы белән кызыксынулары көчле. Район үзәгендә узган өч очрашуга көне җиткәнче үк билетлар сатылып беткән иде. Тамашачылар арасында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Иванов Анатолий Петрович, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галимханов Таһир Ахмадулович, мәдәниять бүлеге җитәкчесе Хафизов Илнар Фанилович бар иде.

Әлеге очрашу фильм карау, ихластан аралашудан тыш, изге эшләргә нигез салынуы белән дә күңелләрдә уелып калды. «Бибинур» фильмында күпләр сокланган Вәли карт образын тудырган Нәсыйх Фазылрәхманов тамашачының гына түгел, таләпчән Санк-Петербург режиссер Юрий Фетингның да иң яраткан актеры булган. Быел исә җирле җитәкчеләр Нәсыйх бабайга хаҗ сәфәре кылырга матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Ә Фирдәвес апа Әхтәмованы фильм төшерелгән авылга яшәргә күченеп кайтырга ук чакырды алар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте «Татаркино» матбугат хезмәте ярдәме белән.

Быел исә Татарстанның башкаласында Казан Мөселман кинофестивале җиденче тапкыр 6-11 сентябрь көннәрендә узачак. Традиция буенча фестиваль көннәрендә Казанга җир шарының иң текә кино йолдызлары, талантлы дебютантлар, абруйлы тәнкыйтьчеләр һәм кино сәнгатен үз итүчеләр җыела.

Фестивальнең максаты — Россия һәм мөселман илләренең мәдәният һәм сәнгать әһелләренең тәҗрибәсен өйрәнү, мөселман фильмнарын барлау, гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалау, дөньяга ислам мәдәниятен таныту.

Конкурста катнашырга теләк белдереп гаризаларны Казан фестиваленең оештыру комитетына 2011 елның 15 июленә кадәр тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә Intertat.ru газеты. Хәзерге вакытта комитетка 60лап гариза килгән. Алар арасында Төркия, Иран, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Сурия, Англия, Канада, Италия, Франция, Алмания, Испания, Америка һәм Россия кинематографистлары бар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе