Зилә Вәлиева халыкара фәнни-гамәли конференция кунакларын ТР Президенты, Хөкүмәт һәм парламент и

Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева Казанда Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган «Милли мәдәниятлар контекстында Габдулла Тукай мирасы» дип исемләнгән халыкара

БӘЙЛЕ
2011 Апр 26

Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева Казанда Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган «Милли мәдәниятлар контекстында Габдулла Тукай мирасы» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция кунакларын ТР Президенты, Хөкүмәт һәм парламент исеменнән сәламләде.

Зилә Вәлиева ел дәвамында республикада чараларның Тукай исеме белән бәйле рәвештә узачагын, ЮНЕСКОның Россия комиссиясе теләктәшлегендә РФ төбәкләрендә дә Тукайга багышланган кичәләрнең булачагын билгеләп үтте. «Бу елның гыйнвар аенда ук Тукай елы бөтен төрки телле дәүләтләрдә башланып китте. Моңа ТӨРКСОЙ оешмасының 2011 елны Тукай елы дип игълан итүе этәргеч бирде», — дип белдерде ул.

«Габдулла Тукай, халкының сөекле шагыйре булып, инде ничәнче язда безне уята, вөҗданыбызга ирешә, баш идерә. Чыннан да, даһиларның гомере гасырлар белән исәпләнә. Һичшиксез, егерменче гасыр Тукай гасыры булып тарихта калыр. Аның шигърияте гасырлардан килгән әдәбият традицияләре йогынтысы нәтиҗәсендә формалашкан. Тукай иҗаты 1000 еллык төрки-татар шигърияте үсешенә йомгак ясады», — диде Зилә Вәлиева.

ТР Премьер-министры урынбасары егерме яшьлек яшүсмернең халыкның шул чактагы хәле турында гына түгел, киләчәк язмышы турында да киң күләмдә, шагыйрь буларак кына түгел, зур җәмәгать эшлеклесе кебек, фикер йөрткәнлеген билгеләп үтте. З.Вәлиева Тукайга багышланган күргәзмәләрнең Мәскәүдә, Санкт-Петербургта узуын, анда катнашкан җәмәгать эшлекләренең шагыйрь иҗатында иҗтимагый үсешне тәэмин итәрлек бөек фикерләрнең күп булуын әйтүләрен җиткерде.

Зилә Вәлиева Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты тарафыннан Тукайның күптомлыгы эшләнүен, аның идеологиядән азат булуын, анда чын-чынлап Тукайның иҗат мирасы туплануын, шагыйрьнең дөньяга карашы чагылыш табуын билгеләп үтте. Ул Тукайның татар халкы өчен генә түгел, бөтендөнья мәдәнияты өчен үзәк фигура булуын белдерде, дип хәбәр итә «Татар-Информ» агентлыгы.

«26 апрель (Тукай туган көн) безнең өчен татар мәдәнияты бәйрәме булып тора. Тукай елы төрле шәһәрләрдә шагыйрьгә һәйкәлләр ачылуга (иртәгә — Мәскәүдә һәйкәл ачылачак, Истанбулдан Төркиянең иң зур паркларның берсенә Тукай исеме биреләчәге турында хәбәр килде), Тукайның истәлеген мәңгеләштерүгә һәм татар халкының бөек улларының берсе булган шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын чын күңелдән өйрәнүне дәвам итүгә хезмәт итәр, дип ышанабыз», — дип сәламләү сүзен тәмамлады Зилә Вәлиева.

Бүген Төркия лингвистика җәмгыяте директоры Шүкрү Халук Акалын хәбәр иткәнчә, Төркиянең Әнкара шәһәрендә Габдулла Тукай урамы инде бар. Ул төрекләрнең юлбашчысы Ататөрк күмелгән мавзолейдан ерак түгел.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе