Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Багернеҗад Шаян белән очрашты.
Очрашуның башында Дәүләт Советы башлыгы кунакны сәламләде һәм: «Сезнең Иранның Казандагы Генераль консулы итеп билгеләнүегез турындагы хәбәрне зур хөрмәт белән кабул иттек», — дип ассызыклады. Фәрит Мөхәммәтшин Рәсүл Шаянның Татарстандагы эшчәнлеге уңышлы булачагына ышаныч белдерде.
Татарстан парламенты башлыгының сүзләренә караганда, 2007 елда Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы ачылу ТР һәм Иран арасындагы хезмәттәшлекнең үсүенә ярдәм итте.
«Без Россия һәм Иран арасындагы мөнәсәбәтләрне — икътисади, мәдәни өлкәләрдә дә, сәяси һәм глобаль мәсьәләләрдә дә — гаять уңышлы дип саныйбыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда. Ул билгеләп үткәнчә, очрашулар шактый еш үткәрелә, дәүләт җитәкчеләре арасында элемтәләр дә җайга салынган. Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казанда Иранның йогынтылы сәясәтчеләре булып китте, Татарстан җитәкчелеге дә Иранга берничә тапкыр сәфәр кылды. «Безнең парламентара багланышлар урнаштыра башлавыбыз да зур әһәмияткә ия», — дип өстәде Дәүләт Советы Рәисе.
Дәүләт Советы спикеры Ираннан "Кол Шәриф" мәчете өчен келәм китерүләрен искәртте. «Татар халкы, мөселманнар моны яхшы хәтерли», — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Казанда Иран Мәдәнияте атналыгы кысаларында Татарстанда яшәүчеләр һәм кунаклар Иран сәнгате белән танышты. «Бүгенге көндә тагын бер проект гамәлгә ашырыла — татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләре фарсы телендә нәшер ителә», — дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. Аның фикеренчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру зур әһәмияткә ия, чөнки күпләр бөек шагыйрьнең мирасын өйрәнү мөмкинлегенә ия булачак.
Икътисади өлкәдәге хезмәттәшлек хакында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин болай дип ассызыклады: «Икътисади мөнәсәбәтләр зур активлык таләп итә. Сәүдә әйләнешен арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк».
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстанда көнчыгыш телләрен укыту өчен Иран мөгаллимнәрен чакырырга ниятләүләре хакында хәбәр итте. Моннан тыш, Ираннан Татарстанга белем алырга килүче студентларның санын арттыру мәсьәләсен дә ныклап уйларга кирәк. «Тулаем алганда, хезмәттәшлек юнәлешләре һәм мөмкинлекләре бик күп», — диде республика парламенты җитәкчесе.
Үз чиратында, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Багернеҗад Шаян җылы кабул иткәне өчен Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәт белдерде һәм Татарстан парламенты делегациясен Иранга чакырды.
Ул кыскача гына үзе хакында сөйләде, БДБ илләрендә инде күп еллар дәвамында төрле вазифалар башкаруын ассызыклады. «Минем Татарстандагы стратегик линия — икътисади юнәлеш», — диде Шаян әфәнде. Алга таба ул Иран һәм кайбер илләр арасындагы сәүдә әйләнеше үсеше хакында мәгълүматлар китерде. Рәсүл Шаян шулай ук Иранның берничә провинциясендә булганда, бизнес вәкилләренең Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерүе хакында мәгълүмат җыюын ассызыклады.
Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин быел Татарстан парламент делегациясенең Иран Ислам Республикасына сәфәр кылу ихтималы хакында белдерде, дип хәбәр итә tatar-inform.ru