НАТО авиациясе Каддафи резиденциясе районына һөҗүм итте. Өч бина зур зыянга дучар булды. Резиденциягә якынча 2-4 көчле бомба төште. Рейтер агентлыгы хәбәр иткәнчә, 45 кеше җәрәхәтләнгән, шуларның 15е авыр хәлдә.
Каддафи киңәшмә оештыра торган бинаның түбәсе шулай ук җимерелгән. Хөкүмәт башлыгы хәбәр иткәнчә, бу эшләрнең максаты Каддафи иде. НАТО авиациясе мондый һөҗүмнәрне беренче генә эшләми.