Элек-электән мөселманнар сәфәр вакытында мәчетләрдә кунган. Анда үзләренә сыену урыны тапкан. Хәзер Чаллы мәчетләрендә мосафирларны төнгелеккә калдырмау турында әмер бар дип җиткерә "Азатлык Радиосы".
Чаллының беренче төзелгән «Тәүбә» мәчете ишегенә «Мәчеттә төн кунып чыгу тыела» дигән сүзләр язып эленгән. Әлеге белдерү рус телендә булып, кулдан язылган һәм ни өчен тыела, кем әмере белән — анысы хакында аңлатма юк.
Вәзгыятьне ачыклау максатыннан, Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллага мөрәҗәгать иттек.
– Хәзер сәфәрчеләр күбәйде. Алар үзләрен мөселман дисә дә, араларында төрле милләт вәкилләре бар. Күреп торабыз — төрле хәлләр булып тора. «Сакланганны саклармын», — дигән Аллаһы Тәгалә. Без дә инде саклану йөзеннән, имамнар, мөхтәсибләр җыелып, мәчетләрдә төн кунуны тыярга дигән карарга килдек.
Бу карар фәрман булып чыкты һәм бүген гамәлдә. Моннан берничә ел элек «Болгар» мәчетендә каравылчыны үтереп, акча урлау вакыйгасын искә алу да җитәдер, — диде Әлфәс хәзрәт.
Әмма әлеге фәрман кайбер очракларда бераз йомшый, ягъни мәчеттә төн кунарга да рөхсәт итә. Мәсәлән, якын арада Чаллыда Коръән уку бәйгесе була. Төрле төбәкләрдән килгән шәкертләр «Ак мәчет»тә куначак. «Безгә мәгълүм булган шәхесләргә мәчетләрдә куну рөхсәт ителә», — ди мөхтәсиб.