Узган атнада Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышында Федераль статистика хезмәтенең Татарстан буенча идарә башлыгы Валерий Кандилов чыгыш ясады. Ул утырышка җыелганнарга 2010 елда узган Бөтенроссия халык санын алу чарасының кайбер нәтиҗәләре хакында сөйләп узды. Әйтергә кирәк, нәтиҗәләр начар түгел — узган җанисәп белән чагыштырганда татарстанлыларның саны, күпкә булмаса да, арткан.
2010 елдагы Бөтенроссия халык исәбен алу вакытында республикада даими яшәүче 3 786,4 мең кеше исәпкә алынган. Беренчел нәтиҗәләргә караганда, халык саны буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан сигезенче урында тора. Безгә кадәр — Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Краснодар крае, Башкортстан, Мәскәү, Свердлау, Ростов өлкәләре тора. Идел буе федераль округында без әлеге күрсәткеч буенча икенче урында.
Инде әйткәнебезчә, 2002 елдагы җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырганда, татарстанлыларның саны арткан. Дөрес, әллә ни күпкә түгел, нибары 7,1 мең кешегә генә (0,2%). Җитмәсә, әлеге арту бездә балалар күп туганга түгел, ә миграция хисабына барлыкка килгән. Алай да, соңгы елларда халык саны кимегән Идел буе округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда хәлләр яхшырак. Әйтергә кирәк, Идел буе округында да, тулаем Россиядә дә халык саны кимегән (уртача 4% һәм 1,6%ка).
Татарстанда шәһәр халкы арткан. 2002 елда шәһәрләрдә 73,8% татарстанлы яшәсә, 2010 елда аларның саны 75,4% булган. Халыкның күбесе, билгеле, Казанда яши — 1143,5 мең кеше. Икенче урында — Чаллы (513,2 мең), өченчедә — Түбән Кама (234,1 мең).
Җанисәп нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда һәм, гомумән, тулаем Россияда да, ирләргә караганда хатын-кызлар күбрәк. Республикада 2033,9 мең хатын-кыз һәм 1752,5 мең ир кеше яши. Ә менә Татарстанның милли составы турында әлегә мәгълүматлар юк, дип белдерде Валерий Кандилов Дәүләт Советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның соравына җавап биреп.
Гомумән, 2010 елда узган җанисәпнең тулаем нәтиҗәләре бары тик 2013 елга гына ясалып бетәчәк. Бүгенге көндә автоматик рәвештә булган материалларны эшкәртү бара. Ә эшкәртәсе мәгълүматлар шактый күп. Валерий Кандилов сүзләренә караганда, Татарстанда гына да 79 тонна (5 миллион данә) җанисәп кәгазьләрен карап, эшкәртәсе бар, дип хәбәр итә intertat.ru агентлыгы.