Узган атнаның шимбәсендә Апас районында Коръән уку буенча бәйге үткәрелгән. Ул районның үзәк мәчетендә үткәрелгән. Бәйге олылар һәм яшьләр өчен оештырылган. Чарада катнашу өчен Татарстанның күп кенә районнарыннан кунаклар килде. Шулай ук бәйгегә ТР МДН җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиханшин да килде. Ул бәйгенең жюри әгъзасы булды. Шулай ук жюри составына: Апас районының мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм Апас районындагы «Татарстанның мөслимәләр берләшмәсе» филиалының җитәкчесе Дания Сәльманова керде.
Нәтиҗәләр ясалгач һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды, шуннан соң кунаклар хәләл-кафэга юнәлделәр. Алга таба Ильяс Җиханшин вәгазь укыды.
Бу чарада җиңүчеләр Республика күләмндә үткәреләчәк бәйгедә катнашачак.