Дагыстанның яшь укытучылар берләшмшсе «Дагыстан укытучысы» исемле газетасы белән берлектә «Ярдәм кулын суз» исемле акциясен игълан итте. Бу акция Халыкара балаларны яклау көненә туры китерелгән.
Чараны оештыручылар республикадагы барлык яшәүчеләрне ятим балаларга ярдәм итәргә өндиләр. «Әгәр сез ятим һәм карап үстерүчеләрсез калган балаларның язмышына салкын карашлы булмасагыз, безгә җавап кайтаруыгызны сорыйбыз», -дип әйтелгән өндәмәдә. Кемнең акчалата ярдәм итәргә мөмкинчелеге юк, ул киемнәр яки уенчыклар белән ярдәм итә ала. Узенең ярдәмен һәр кеше күрсәтә ала, мөселманнар исә бу мөмкинчелекне калдырмас дип ышанабыз. Ислам ятимнәргә ярдәм итәргә, мәрхәмәтлелек күрсәтергә өйрәтә һәм өнди.
Ярдәм күрсәтү өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Махачкала шәһәре, М.Горький урамы, 14 йорт (4 кат).
Телефон: 8 (8722)78 11 49.