Кичә күп кенә мәгълүмат агентлыклары «Әл-Ихлас» мәчетенең бер дивары җимерелде дигән хәбәр тараттылар, әмма чынлыкта бу алай түгел. Дөреслектә исә чүплек янына терәлеп торган дивар гына җимерелгән.
Мәчет үзе элеккеге пар казаны бинасында урнашкан, үз заманында аның янына чүплек җыю мәйданчыгын төзегәннәр. Мәчет тәрәзәләре нәкъ менә шул чүплек мәйданчыгына карап тора. Тик Аллаһка табыну урыны андый җирдә урнашырга тиеш булмаганга, 2005 елда мәчет мөселманнары ул мәйданчыкны юк итү тәкъдиме белән район җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттеләр. Чүплек юк ителмәде, әмма дивар белән капланылды.
Хәзерге вакытка район җитәкчеләре бу чүплекне юк итергә вәгъдә иттеләр.