Әй, Мөхәммәд г-м, күрмәдеңме, синең Раббың фил ияләренә нинди җәза биргәнен? Әллә Раббың аларның мәкерләрен батыл кылып, тырышуларын бушка чыгарды түгелме? Вә һәлак итмәс өчен алар өстенә төркем-төркем кошлар җибәрде. Кошлар аларга коелган таш белән аттылар. Аларны тапталган, чәйнәлгән салам кебек кылды«. (»Әл-Фил«, 1-5)
Хәссәм ибн Төбән Әсгадь Йәмән патшасы иде. Ул Гарәбстан ярымутравыннан да читкә чыккан киң сәяси омтылышка ия кеше. Ярымутрау аның хакимиятенә тәмам буйсынган иде инде. Аннан ул Гыйрак юнәлешендә хәрәкәт итте. Ул үз гаскәрләрен көнчыгыштагы гарәпләр яшәмәгән илләргә ашкындырып торды. Хәлбуки, аның сугышчыларында аныкы сыман омтылыш, Йәмән белән Гыйрак арасында үзләрен инде йончытып туктаган яулап алу сугышларында катнашу теләге-дәрте юк иде. Алар өйләренә,гаиләләренә кайтырга хыялланды. Падишаһларына бу хакта турысын әйтүдән файда булмаслыгын алар ачык беләләр иде. Кем белә бит? Ул әле турысын әйткән өчен генә дә аларны җәзага тартырга мөмкин.
Шуңа күрә алар, турысын әйтәсе урынга, хәйлә юлына басып, аңа каршы сүз куештылар. Хәссәмнең янында Гамру исемле бертуганы бар иде. Болар һаман саен аны »Агаңа караганда тәхеткә син лаеклырак«, дип котыртып тордылар.
Бер көнне Гамру үзенең туганы Хәссәмне үтерде һәм аның урынына мәлик булды. Аннан ул Иәмән гаскәрен илгә кайту омтылышын чынбарлыкка ашырды. Адәм баласының күңелендә үзенең тормышта кылган теге яисә бу гамәленнән соң, аның ни дәрәҗәдә дөрес һәм хаталы булуына карап, рәхәтлек яки газап тойгысы туа. Аллаһы Тәгаләнең бу сөннәт кануны Гамру ибн Төбәнгә дә йогынты ясады. Иәмән тәхетендә ныклап урнашканнан соң, аны шомлану һәм үкенеч биләп, ул йокысызлыктан интегә башлады. Бу халәте аны бертуганын үтерергә котырткан аксөякләрдән үч алуга этәрде. Ул аларның барысын да үтертте. Шул вакыйгадан соң Йәмән җәмгыятендә бердәмлек һәм тынычлык бетте.
Бу таркаулык Гамру ибн Төбәннең үлеменнән соң ачыктан-ачык күренде. Ул көчле тетрәнү кичерде. Хакимияткә Ләхыйга Йәнүф Зи Шәмәтир дигән кеше үрмәләде. Монысы бигрәк бозык бәндә иде. Ул шундук элгәрге патшаларның улларын һәм мөхтәрәм кешеләрне эзәрлекли башлады; намусларын таптап һәм көчләп, үзләрен таларга кереште.
Бервакытны ул Йәмәннең элеккеге ике патшасы Хәссәм ибн Төбән белән Гамру ибн Төбәннең бертуганы Зүрга ибн Төбәнне үз якынына чакыртты. Зүрга матур кыяфәтле һәм күренекле, зирәк кеше иде. Ул аның янына барганчы, аяк киеменең үкчә тирәсенә пычак яшереп куйды. Аннан Ләхыйга янына барып кергәч, аны чәнчеп үтерде. Халык әлеге азгын мәликтән чын тую белән туйган, ялыккан иде. Шул сәбәпле алар үзләренә патша итеп Зүрганы тәхеткә утырттылар. Зүрганы халык арасында Толымлы дигән кушамат белән атап йөрү киң таралды. Чөнки ул чәчен йөрткәндә селкенеп торучы ике толымга үреп куя иде.
Ләкин озак та үтмәде, Зүрга — толым иясе эреләнә китте һәм үз белдегенчә генә эш итә башлады. Ул үзе яһүд динен тотты һәм хрис-тиан-насараларга һөҗүм итә торган булды. Ул »Әл-Буруҗ« сүрәсендә әйтелгән чокыр иясе (»сахибүл-үхъуд«) дә әле. Үз күркәмлеген Йосыф (с.г.в) чибәрлегенә тиңләп, ул үзен шулай ук »Толымлы Йосыф« дип тә атады.
Ә насара диненең Йәмәндә таралыш алуының сәбәбе бер диндар кешегә бәйле. Ул төрле илләрдә сәяхәт итеп йөрде. Фәймиюн исемле бу кешенең догасы һәрчак кабул була иде. Бу диндар кеше бары тик үз көче белән тапканны гына ашады. Ул балчык ясаучы, төзүче булып эшләде. Фәймиюн әле ул чакта үзгәртелмәгән, бозылмаган Гайсә динен, Аллаһы-ның берлеген танып тота иде. (Ягъни, ул »мөвәххид« — берләүче булды). Халык арасында үзенең сере ачылган саен, ул бүтән илгә күчеп китә торган булды. Ул үзенә берәр авыру булышуын сорап килсә, аның өчен дога кылуына әлеге кеше терелеп китә торган иде.
Бервакыт шулай, икенче илгә күченгәндә, аңа гарәпләр һөҗүм итеп, тоткынлыкка алдылар. Аннан аны Нәҗранга илтеп, кол итеп саттылар. Нәҗран халкы ул заманда мәҗүсилектә булып, бер хөрмә агачына табынып яшәде. Алар ел да аның тирәсендә бәйрәм итәләр; тантана көннәрендә аны купшы киемнәргә төреп, хатын-кызларның бизәнү әйберләре белән бизиләр; янында бер көн буе торып, гыйбадәт кылалар иде.
Фәймиюнне Нәҗрандагы хөрмәтле кешеләрнең берсе сатып алды. Ул Фәймиюнга яхшы мөгамәлә күрсәтеп, аның үзенә аерым торак бирде. Фәймиюн төнлә торып, тәһәҗ-җүд намазы укыганда, шәм-фәләне булмаса да, өендә бер яктылык балкып торыр иде. Моны бервакыт хуҗасы күреп, бу хәлгә бик аптырады. Аннан соң нинди диндә булуын сорап белде. Шуннан аңа Фәймиюн әйтте:
- Чынлыкта син ялгыш юлдасың. Чөнки теге хөрмә агачыгыз беркемгә дә зыян да, файда да китерми. Әгәр мин үзем табынган Затка аңа (агачка) каршы дога кылсам, Ул аны юк итәчәк. Әлеге Зат бернинди дә тиңдәше булмаган бердәнбер Аллаһы.
Әфәндесе аны тыңлап бетергәч:
- Шулай эшлә. Әгәр синеңчә булса — динеңә керербез һәм ышанган нәрсәбездән ваз кичәрбез, — диде.
Менә Фәймиюн торып басты да, тәһарәтләнеп, ике рәкәгать намаз укыды. Аннан
соң Аллаһы и