Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институт (Казан, Лобачевский ур., 2/31) Фән фестивале кысаларында “ачык ишекләр” көне үткәрә. Институтның конференцияләр залында узачак очрашуга Казанның татар мәктәп һәм гимназияләре укучылары чакырылган.
Укучылар алдында фән дөньясында исемнәре танылган татар теле галимнәре – филология фәннәре докторлары Мирфатыйх Зәкиев, Марсель Әхмәтҗанов чыгыш ясый, институт мөмкинлекләре турында сөйләшү була, дип хщбщр итщ Татар-Информ агентлыгы. Татар музыкасы һәм этномузыкология өлкәсендәге белгеч Геннадий Макаров җитәкчелегендәге “Бишбалта” балалар фольклор ансамбле чыгышлары исә очрашуның иҗади бизәге булып тора